Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда Русияне өнәмәүчеләр арта бара


Катардагы Русия илчелеге каршында Мәскәүнең Сүриядә кан коюны туктату турында БМО резолюциясенә киртә куюына протест чарасы
Катардагы Русия илчелеге каршында Мәскәүнең Сүриядә кан коюны туктату турында БМО резолюциясенә киртә куюына протест чарасы

Бу атнада Егермелек саммитын үткәрүче Русия халыкара сәхнәдә үзенең позициясен күпмедер дәрәҗәдә ныгытса, кайбер күршеләренә басымны арттырып аларга тәэсирен көчәйтүгә ирешсә дә, дөньяда Русиянең абруе бик үк шәптән түгел һәм төшә бара.

Pew тикшеренүләр үзәге үткәргән яңа бер сораштыруда катнашканнарның (38 илдә) 36 проценты Русиягә уңай карауларын әйтсә, 39 проценты тискәре мөнәсәбәттә булуын, 19 проценты нинди фикер әйтергә белмәүләрен әйткән. АКШка исә шул ук фикер белешүдә катнашканнарның 63 проценты уңай мөнәсәбәт белдергән.

Pew үзәге бу тикшеренүне узган язның ике ае дәвамында 39 илдә, шул исәптән Русиядә үткәргән. Әмма Русиягә мөнәсәбәтне исәпләгәндә Русиядә яшәүчеләрнең фикерләре исәпкә алынмый. Фикер белешүдә барлыгы 37 653 кеше катнашкан.

Тикшеренү үткәрелгән илләрнең бары икесендә генә халыкның яртысыннан артыгы Русиягә уңай карашта. Алар – Греция (63%) һәм Көньяк Корея (53%). Башка илләрдә исә бар кыйтгага сузылган бу илне бик үк яратмыйлар икән. Тискәре караштагылар бигрәк тә Якын Көнчыгышта, Көнбатыш Европада һәм әле дә Русия белән солых килешүе төзи алмаучы күрше Япониядә күп.

Кайбер Көнбатыш илләрендә, шул исәптән АКШ һәм Британиядә Русиягә уңай караучылар 2007 елгы белән чагыштырганда кимегән. Әмма иң зур кимү Мисыр белән Үрдүндә булган. Күрәсең, бу Мәскәүнең Якын Көнчыгышта соңгы елларда алып барган сәясәтенә ризасызлык нәтиҗәседер.

Гомумән, Русиягә тискәре караучылар бигрәк тә Якын Көнчыгышта күп. Израилдә (77%), Үрдүндә (70%), Төркиядә (66%), Мисырда (64%), Фәлестиндә (57%) һәм Лүбнәндә (53%) күпчелек Русиягә тискәре мөнәсәбәттә.

Күп кенә Европа илләрендә дә Русиянең абруе шәптән түгел. Франция,(64%), Германия (60%), Италия (56%), Польша (54%), Чехия (51%) һәм Испаниядә (51%) Русияне бик үк өнәмиләр.

Европада Русиягә күпчелек халкы уңай караган бердәнбер ил – Греция. Биредә 63% яхшы караса, 33 проценты начар мөнәсәбәттә.

Азиядә исә мөнәсәбәт төрлечәрәк. Японнар (64%) һәм филиппиннарның (52%) күпчелеге Русияне өнәмәсә, якында гына урнашкан Көньяк Кореяда (53%), киресенчә, уңай караш белдергәннәр.

АКШ белән Канадада карашлар бер чамада капма-каршы бүленгән. АКШта 37% уңай, 43% тискәре, Канадада 42% уңай, 39% тискәре мөнәсәбәт белдергән. Көньяккарак юнәлсәң, анда Бразилия халкының да 52 проценты Русияне өнәми икән.

Алты ел элек үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре белән чагыштырганда Русиянең абруе Көнбатыштагы мөһим илләрдә төшә бара. Канадада Русиягә уңай караучылар 10%ка кимегән. Шулай ук Британиядә (-9%), АКШта (-7%), Мексикада (-10%), Кениядә (-10%), Израилдә (-8%) һәм Чилида (-8%) Русиягә уңай караштагылар кимегән.

Әмма уңай мөнәсәбәттәгеләрнең кимүе аеруча Үрдүндә (-23%) һәм Мисырда (-16%) булган.

Уңай мөнәсәбәттәгеләр сизелерлек арткан илләр исә икәү генә: Индонезия (+7%) һәм Аргентина (+7%).
XS
SM
MD
LG