Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида балалар Сабантуе үтте

Сабантуйда кызлар да көч сынашты
Сабантуйда кызлар да көч сынашты

1 июньдә Омскида бишенче мәртәбә балалар Сабантуе үтте. Милли бәйрәмебезне шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды.

Омскилар моннан биш ел элек Себер җирендә беренчеләрдән булып балаларга Сабантуй бәйрәме оештыра башлаган иделәр. Халкыбызның милли бәйрәмен фәкать балалар һәм яшүсмерләр өчен генә үткәрү тәҗрибәсе хәзер өлкә үзәгеннән кайбер авыл-районнарга да күчә башлады. Алдагы якшәмбедә өлкәнең Тара шәһәре татар мәдәният үзәге балаларны бәйрәмгә җыярга әзерләнә. Мәдәният үзәге рәисе Рушания Курманова район үзәгендә балалар Сабантуен инде икенче мәртәбә оештыра.

Хакимият даирәләре Сабантуйны үсеп килүче буын өчен үткәрүне беренче елдан ук хупладылар һәм бәйрәм һәрдаим шәһәр хакимияте, мәдәният департаменты ярдәмендә оештырыла. Бәйрәмне үткәрү урыны, тавыш көчәйткеч аппаратура, табиб хезмәте өчен оештыручылар акча түләмиләр. Ә инде уеннар, ярышлар өчен бүләкләр-призлар булдыру – оештыручылар өстендә. Шулай да, кайбер елларны бәйрәмне тулысынча грант-субсидияләр акчасына үткәрү мөмкинлеге була. Быелгысы иганәчеләр ярдәме белән уздырылды.

Балалар Сабантуе быел да гадәтләнгән урында – «Омски ныгытмасы» тарихи-мәдәни комплексы җирлегендә булды. Бәйрәм һәрьелдагыча дога уку йоласы белән башланып китте. Доганы Омскиның Хәер-Ихсан мәчете имамы Шамил хаҗи Мөхәммәтов укыды. Сабантуй сәхнәсенә сәламләү, котлау сүзе белән шәһәр хакимиятнең иҗтимагый бәйләнешләр бүлеге баш белгече Галина Шакенова чыгыш ясады.

Сәхнәдә өч сәгать дәвамында концерт барды. «Өмет» студиясе балаларының чыгышы урысларның «Мини-денс» бию коллективы, «Метелица» вокал коллективы, «Луйс» әрмән мәдәният үзәге балалары чыгышлары белән үрелеп барды, «Умырзая» фольклор ансамбле чыгышы белән бәйрәм концерты тәмам булды.

Омскида балалар Сабантуе

Сабантуй башланыр алдыннан
1/20 Сабантуй башланыр алдыннан
1 июньдә Омскида бишенче мәртәбә балалар Сабантуе үтте. Милли бәйрәмебезне шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды.
Сабантуйда
2/20 Сабантуйда
1 июньдә Омскида бишенче мәртәбә балалар Сабантуе үтте. Милли бәйрәмебезне шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды.
Сабантуйда
3/20 Сабантуйда
1 июньдә Омскида бишенче мәртәбә балалар Сабантуе үтте. Милли бәйрәмебезне шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды.
Кызлар да көч сынашты
4/20 Кызлар да көч сынашты
1 июньдә Омскида бишенче мәртәбә балалар Сабантуе үтте. Милли бәйрәмебезне шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды.
Сабантуйда "Өмет" балалары
5/20 Сабантуйда "Өмет" балалары
1 июньдә Омскида бишенче мәртәбә балалар Сабантуе үтте. Милли бәйрәмебезне шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды.
Балалар чыгышы
6/20 Балалар чыгышы
1 июньдә Омскида бишенче мәртәбә балалар Сабантуе үтте. Милли бәйрәмебезне шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды.
Сабантуйда
7/20 Сабантуйда
1 июньдә Омскида бишенче мәртәбә балалар Сабантуе үтте. Милли бәйрәмебезне шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды.
Кул көрәше
8/20 Кул көрәше
1 июньдә Омскида бишенче мәртәбә балалар Сабантуе үтте. Милли бәйрәмебезне шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды.
Бәйгеләр
9/20 Бәйгеләр
1 июньдә Омскида бишенче мәртәбә балалар Сабантуе үтте. Милли бәйрәмебезне шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды.
Бәйгеләр
10/20 Бәйгеләр
1 июньдә Омскида бишенче мәртәбә балалар Сабантуе үтте. Милли бәйрәмебезне шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды.
Кызлар да көч сынашты
11/20 Кызлар да көч сынашты
1 июньдә Омскида бишенче мәртәбә балалар Сабантуе үтте. Милли бәйрәмебезне шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды.
Бәйгеләр
12/20 Бәйгеләр
1 июньдә Омскида бишенче мәртәбә балалар Сабантуе үтте. Милли бәйрәмебезне шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды.
Хөкемдарлар
13/20 Хөкемдарлар
1 июньдә Омскида бишенче мәртәбә балалар Сабантуе үтте. Милли бәйрәмебезне шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды.
Сабантуйда
14/20 Сабантуйда
1 июньдә Омскида бишенче мәртәбә балалар Сабантуе үтте. Милли бәйрәмебезне шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды.
Иң нәни ярышчылар
15/20 Иң нәни ярышчылар
1 июньдә Омскида бишенче мәртәбә балалар Сабантуе үтте. Милли бәйрәмебезне шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды.
"Озын толым" бәйгесе
16/20 "Озын толым" бәйгесе
1 июньдә Омскида бишенче мәртәбә балалар Сабантуе үтте. Милли бәйрәмебезне шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды.
Сабантуй батыры белән
17/20 Сабантуй батыры белән
1 июньдә Омскида бишенче мәртәбә балалар Сабантуе үтте. Милли бәйрәмебезне шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды.
Сабантуй батырлары
18/20 Сабантуй батырлары
1 июньдә Омскида бишенче мәртәбә балалар Сабантуе үтте. Милли бәйрәмебезне шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды.
Сабантуйда "Умырзая" ансамбле чыгышы
19/20 Сабантуйда "Умырзая" ансамбле чыгышы
1 июньдә Омскида бишенче мәртәбә балалар Сабантуе үтте. Милли бәйрәмебезне шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды.
Сабантуйның оештыручылары
20/20 Сабантуйның оештыручылары
1 июньдә Омскида бишенче мәртәбә балалар Сабантуе үтте. Милли бәйрәмебезне шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте оештырды.
Previous slide
Next slide

Концерт белән беррәттән Сабан туе ярышлары, уеннары гөрләде. Балалар барлык уеннарда актив катнаштылар. Оештыручылар иң нәни, тәпи йөрмәгән балалар өчен дә бәйге уйлап тапканнар иде – аларны келәм өстеннән үрмәләтеп карадылар. Мондый ярыш тәпи йөри торганнарына аеруча ошады, алары да үрмәләп ярышты, берсе дә бүләксез калмады.

Сабантуй көрәшендә 30дан артык бала катнашты, алар яшьләре һәм авырлыклары буенча алты номинациягә бүленеп көрәште, билгеле, алты җиңүче билгеләнде. Көрәш бәйгесен һәр елдагыча Омскиның күренекле спортчысы Тимерҗан Кәлимуллин һәм аның ярдәмчесе Марат Ямлиханов оештырды.

Сабантуй 1 июньдә – Балаларны яклау көнендә махсус үткәрелдеме дигән сорауга, шулай туры килде, чөнки июнь аенда һәр атнаның ял көнендә авыл-районнарга сәфәр кылабыз, 7 июньдә хәтта коллективка икегә бүленеп, өлкәбезнең Муромцево районына һәм Новосибирскига барырга туры килә, июльгә калдырырга теләмәдек», дип җавап бирде «Умырзая» ансамбле һәм «Өмет» студиясе җитәкчесе Гөлфия Шәйхитдинова.

Балалар бәйрәме кичке сәгать 4тә тәмамланды. «Умырзая» ансамбле үзешчәннәре Омскиның бер читендә урнашкан «Загородный» бистәсендә, Балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган бәйрәм концертында катнашырга чакырылган иделәр. Сабантуйдан соң умырзаялылар күпчелеге татарлар яшәгән бу бистәгә дә барып чыгыш ясарга өлгерделәр.

Өлкәннәр өчен Сабантуйлар быел Омски өлкәсенең татарлар тупланып яшәгән Усть-Ишем, Муромцево, Тара һәм Тәбриз районнарының күп кенә татар авылларында үткәреләчәк. Өлкә үзәгендә 2007 елдан бирле ел саен үтәрелеп килгән бәйрәмнең булу-булмавы, акча җитешмәгәнлектән, әлегә билгеле түгел.
XS
SM
MD
LG