Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Хайтарма” Италиядә ике бүләккә лаек булган


Италиядә “Кимерия” халыкара кинофестивальдә “Хайтарма” фильмы ике бүләккә лаек булган. Фильм иң яхшы режиссура һәм иң яхшы фильм номинацияләрендә бүләк алган.

Режиссер Әхтәм Сәетаблаев сүзләренчә, әлеге яңалык аңа һич көтмәгәндә килеп ирешкән.

Шулай ук “Хайтарма”ны Украинадан “Оскар”га тәкъдим иткән булганнар, әмма тавыш бирү нәтиҗәсендә, ул Серж Аведикян һәм Елена Фетисованың “Параджанов” фильмыннан калышкан.
XS
SM
MD
LG