Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинаның "Нафтогаз" ширкәте "Газпром"ны мәхкәмәгә бирде


"Нафтогаз" Русиянең "Газпром" ширкәтеннән үзенә тиешле бурычын таләп итеп Стокһольмдагы арбитраж мәхкәмәгә бирде. Украина ширкәте 2010 елда газ өчен Русиягә алты миллиард долларны артык түләгәнен белдерә.

Шул ук мәхкәмәгә кичә "Газпром" мөрәҗәгать итте. Русия ширкәте Украинадан 4.5 миллиард доллар бурычын таләп итә.

Бүген "Газпром" 16 июньнән башлап "Нафтгаз Украина" алдан түләнгән акчага гына газ ала алачак, дигән белдерү ясады.
XS
SM
MD
LG