Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Газпром" Украинага газны алдан түләнгән кадәр генә җибәрәчәк


"Газпром" белдерүендә 16 июньнән башлап "Нафтгаз Украина" алдан түләнгән акчага гына газ ала алачак, диелгән.

Әлеге карарны Русия ширкәте Украинаның дүрт миллиард 458 миллион долларлык бурычын түләмәве, июнь аенда кулланган газ өчен акчаның күчерелмәве сәбәпле кабул иткән.

Узган төндә Русия, Украина һәм Европа комиссиясе вәкилләре Киевта очрашканда газ турында килешә алмады.

Украинаның ягулык һәм күмер сәнәгате министры Юрий Продан сүзләренә караганда, Русиянең Европа комиссиясе тәкъдимнәрен кабул итергә теләмәгәнен белдерде. Европа Берлегенең ягулык комиссиясе рәисе Гюнтер Эттингер 1м3 газ өчен бәяне җәй көне 300 доллар, кышын 385 доллар итәргә тәкъдим иткән булган.

Мәскәү Киевның бурычларын түләп бетерүен таләп итә. Украина Русиянең үзенә куйган югары бәяне "сәяси" дип атый.
XS
SM
MD
LG