Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бразилия көндәлеге

Бразилиядә бер ай буе барган Дөнья футбол беренчелеге тәмам. Ярышны бар дөнья буйлап миллирдтан артык кеше күзәтте. Бу яктан башка бер вакыйга да футбол чемпионаты белән ярыша алмый. Азатлык шушы бәйгенең иң кызыклы мизгелләрен теркәп барды.

29 июнь. Унсигезенче көн

Мексикалы Пауль Агилар (у) һолландияле Арьен Роббен (с) белән туп өчен "көрәшә"
Мексикалы Пауль Агилар (у) һолландияле Арьен Роббен (с) белән туп өчен "көрәшә"

​1/8 уенда Нидерланд такымы мексиканнарны 2-1 исәбе белән җиңеп чирек финалга узды. Коста-Рика белән Греция такымнары төп уенда бер-беренең капкасына берешәр генә туп кертеп җиңүчене ачыклый алмагач уенны пенальти белән тәмамлады. Нәтиҗәдә 5-3 исәбе белән чирек финалга Коста-Рика такымы узды.

28 июнь. Унҗиденче көн

Шимбә көнне узган ике уен нәтиҗәсендә чирек финалның беренче пары ачыкланды. 5 июльдә узачак чирек финалда Бразилия такымы Колумбия футболчылары белән очрашачак. Шимбә көнне Рио-де-Жанейрода узган уенда Колумбия җыелмасы Уругвайны 2-0 исәбе белән җиңде. Бразилия белән Чили уенының төп вакыты 1-1 исәбе белән тәмамланса да, пенальти Дөнья футбол беренчелеге хуҗаларына (3-2) җиңү китерде.

26 июнь. Унбишенче көн

Татар кияве Криштиану Рональдо (7) ниһаять бу чемпионатта беренче.. һәм соңгы голын кертте
Татар кияве Криштиану Рональдо (7) ниһаять бу чемпионатта беренче.. һәм соңгы голын кертте

Бүген G һәм H төркемендә соңгы уеннар уйналды. Германия АКШны җиңеп (1-0) киләсе өлешкә үтте. Ә менә Португалия Гананы җиңсә дә (2-1) төшеп калды. H төркемендә Русия Җәзаиргә абынды (1-1), нәтиҗәдә киләсе өлешкә гарәп егетләре узды, Русия кайтып китә.

Җәзаир һөҗүмчесе Ислам Слимани Русия капкасына баш белән гол кертеп Капелло такымын өенә кайтарып җибәрде
Җәзаир һөҗүмчесе Ислам Слимани Русия капкасына баш белән гол кертеп Капелло такымын өенә кайтарып җибәрде

Шулай итеп, 1/8 финалның бар парлары да билгеле (уң як баганада). Җомга көнне чемпионатта бер көнлек тәнәфес. 28 июнь, Рамазан ае белән бергә, 1/8 финал уеннары башлана.

25 июнь. Ундүртенче көн

Месси (10) Нигериягә икенче голын кертә. Уңда Нигерия татары - Питер Одемвингие (8)
Месси (10) Нигериягә икенче голын кертә. Уңда Нигерия татары - Питер Одемвингие (8)

Бүгенге F һәм E төркемнәрендә соңгы уеннар уйналды. Нигерия Аргентинага җиңелсә дә (2-3) такымнарның икесе дә 1/8 финалга чыкты. E төркеменнән киләсе өлешкә Европа такымнары -- Франция һәм Швейцария үтте. Шулай итеп, тагын ике пар билгеләнде:

30 июнь Франция—Нигерия һәм 1 июль Аргентина—Швейцария

24 июнь. Унөченче көн

Италия сакчысы Джорджо Кьеллини тешләнгән җирен күрсәтә
Италия сакчысы Джорджо Кьеллини тешләнгән җирен күрсәтә

Унөченче көн көтелмәгән нәтиҗәләр һәм әкәмәт хәлләр белән истә калды. Италия-Уругвай уенында Италия сакчысы Джорджо Кьеллини Уругвай һөҗүмчесе Луис Суаресны аның җилкәсен тешләүдә гаепләде. Әйтергә кирәк, бу Суаресның мондый беренче кыланышы түгел. Уеннан соң ул бу хәлне "көрәш" дип атады, янәсе аның да күзенә бәргәннәр.

Көтелмәгән нәтиҗәләргә килгәндә, Испаниядән соң Италия белән Англия дә 1/8 финалга үтә алмыйча төшеп калды. Ике атна элек мондый хәлне беркем дә күз алдына китерә алмас иде. Бу чемпионат Көньяк Америка тантанасы булырга охшап тора. 1/8 финалның тагын ике пары билгеле булды:

28 июнь Колумбия—Уругвай һәм 29 июнь Коста-Рика—Греция

23 июнь. Уникенче көн

Лерой Фер (Нидерланд) Чили капкасына беренче голны кертә
Лерой Фер (Нидерланд) Чили капкасына беренче голны кертә
​Бүген A һәм B төркемнәрендә соңгы уеннар уйналды. Нидерланд Чилины җиңеп (2-0) төркемдә беренче урынны алды, Чили -- икенче. A төркемендә Бразилия Камерунны (4-1) җиңеп беренче урын, Мексика Хорватияне (3-1) җиңеп икенче урын алды. Шулай итеп, 1/8 финалның беренче ике пары билгеде булды. 28 июньдә Бразилия белән Чили, 29 июньдә Нидерланд белән Мексика уйнаячак.

22 июнь. Унберенче көн

Русия-Бельгия уены алдыннан бер җанатар үзенең теләген шулай белдерә
Русия-Бельгия уены алдыннан бер җанатар үзенең теләген шулай белдерә
Чемпионатның унберенче көнендә Русия Бельгиягә оттырды (0-1) һәм үзенә киләсе өлешкә чыгуны шактый авырайтты. Хәзер Капелло шәкертләренә соңгы уенда Җәзаирне җиңәргә кирәк. Гарәп егетләренең Корея белән ничек уйнаганын искә алганда (4-2), бу җиңел эш түгел. Көннең өченче уенында Португалия янә аптыратты — АКШка җиңелүдән көч-хәл белән котылып калды (2-2). Рональдо бу юлы да гол кертә алмады.
Португалия йолдызы Криштиану Рональдо (с) һәм американ сакчысы Дамаркус Бизли
Португалия йолдызы Криштиану Рональдо (с) һәм американ сакчысы Дамаркус Бизли

21 июнь. Унынчы көн

Нигерияле "ярымтатар" Питер Одемвингие (с) Боснияле Сенад Лулич белән туп өчен көрәшә
Нигерияле "ярымтатар" Питер Одемвингие (с) Боснияле Сенад Лулич белән туп өчен көрәшә

Шимбә көнне Бразилиядә барган дөнья беренчелегендә чираттагы өч уен уйналды, өчесендә дә Татарстанга катышы булган футболчылар катнашты. Хәзерге вакытта Рубин өчен уйнаучы ганалы Мөбәрәк Вакасо Германия-Гана уенында үз иленең данын яклады. Рубин капкачысы булган иранлы Алириза Хагиги Аргентина-Иран уенында Иран капкасын 90 минут буе коры тотты, бары тик соңгы минутта гына Лионель Месси гол кертеп яңа сенсация туарга ирек бирмәде. Ниһаять, Нигерия-Босния уенында заманында Чаллыда яшәгән һәм КамАЗ өчен уйнаган, әнисе татар булган Питер Одемвингие Босния капкасына гол кертеп үз иленә җиңү китерде.

дәвам

XS
SM
MD
LG