Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бразилия көндәлеге

Бразилиядә бер ай буе барган Дөнья футбол беренчелеге тәмам. Ярышны бар дөнья буйлап миллирдтан артык кеше күзәтте. Бу яктан башка бер вакыйга да футбол чемпионаты белән ярыша алмый. Азатлык шушы бәйгенең иң кызыклы мизгелләрен теркәп барды.

Ачылыш тантанасы

Ачылыш тантанасында җырчылар Дженнифер Лопес, Питбул һәм Клаудиа Лейтте катнашты
Ачылыш тантанасында җырчылар Дженнифер Лопес, Питбул һәм Клаудиа Лейтте катнашты
​12 июнь Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә футбол дөнья чемпионатының ачылыш тантанасы үтте. Арена Коринтианс стадионында узган тамашада йөзләрчә биюче, гимнастлар һәм Дженнифер Лопес кебек йолдызлар катнашты [ФОТОГАЛЕРЕЯ].

Бер ай барачак бәйгедә 32 илнең җыелмасы катнаша. Дөнья чемпионы 13 июль билгеле булачак.

12 июнь. Беренче көн

Бразилия йолдызы Неймар Хорватия капкасына туп керткәннән соң
Бразилия йолдызы Неймар Хорватия капкасына туп керткәннән соң
​Чемпионатның беренче уенында Бразилия Хорватияне җиңде (3-1). Бразилия йолдыз Неймар Хорватия капкасына ике туп кертте.
Бер җанатар Бразилия-Хорватия уены нәтиҗәсен күрсәтә
Бер җанатар Бразилия-Хорватия уены нәтиҗәсен күрсәтә
Риода футбол карнавалы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:17 0:00
Дөнья беренчелегенең беренче уенында Бразилия Хорватияне җиңгәннән соң (3-1) сары-яшел төсләргә киенгән халык Рио урамнарына чыгып төне буе бәрәм итте.

13 июнь. Икенче көн

Риода протестчылар телевидение студиясенә һөҗүм итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:06 0:00
Протестчылар һөҗүме. Рио-де-Жанейрода дөнья футбол беренчелеге ачылганнан соң бу чарага протест белдерүчеләр төркеме Копакабана Бич районында телевидение студиясенә һәм бер киоскка һөҗүм итте. Полиция һөҗүм итүчеләрнең берничәсен кулга алды.

Беренче сенсация: Нидерланд җыелмасы хәзерге чемпионнар -- испаннарны тар-мар итеп (5:1) дүрт ел элек финалда җиңелүнең үчен алды.

14 июнь. Өченче көн

Нидерланд арбитры Bjorn Kuipers Англия-Италия унында үләнгә сызык сыза
Нидерланд арбитры Bjorn Kuipers Англия-Италия унында үләнгә сызык сыза
Чемпионат яңалыгы: Туп куеласы урынны һәм "диварга" тезелгән уенчыларның урынын төгәл билгеләү өчен бу чемпионатта арбитрлар ак төстәге махсус күбек куллана. Үләнгә сиптереп сызылган сызык бераздан юкка чыга. Әлеге уенда Италия Англияне җиңде (2-1).

15 июнь. Дүртенче көн

Месси Бразилиядә беренче голына куана
Месси Бразилиядә беренче голына куана
Мессиның "сәнгать әсәре". Төп фаворитларның берсе Аргентина беренче уенында Босния капкасына ике генә гол кертә алды (аның да берсен боснияле Сеад Колашинац үз капкасына үзе кертте). Ә менә икенче гол дөньяның иң кыйммәтле футболчысы, аргентин йолдызы Лионель Месси башкаруында "сәнгать әсәре" дип бәяләнде.

16 июнь. Бишенче көн

ФУТБОЛ ҺӘМ СӘЯСӘТ. АКШ-Гана уенына АКШ вице-президенты Джо Байден оныгы Наоми белән килде
ФУТБОЛ ҺӘМ СӘЯСӘТ. АКШ-Гана уенына АКШ вице-президенты Джо Байден оныгы Наоми белән килде
ФУТБОЛ ҺӘМ СӘЯСӘТ. Уңнан: Германия канцлеры Ангела Меркель, FIFA президенты Зепп Блаттер, UEFA президенты Мишель Платини Германия-Португалия уенында
ФУТБОЛ ҺӘМ СӘЯСӘТ. Уңнан: Германия канцлеры Ангела Меркель, FIFA президенты Зепп Блаттер, UEFA президенты Мишель Платини Германия-Португалия уенында
ФУТБОЛ ҺӘМ СӘЯСӘТ. Германия канцлеры Ангела Меркель алман җыелмасы белән
ФУТБОЛ ҺӘМ СӘЯСӘТ. Германия канцлеры Ангела Меркель алман җыелмасы белән
Бүген G төркемендә уеннар башланды. Беренче уенда ​Германия Португалияне "корыга" җиңде (4-0). Пепе 37нче минутта куып чыгарылганнан соң португаллар унау гына калдылар һәм "алман машинасына" каршы берни эшли алмадылар. Бу уенга Германия канцлеры Ангела Меркель дә килгән иде. Уен беткәч ул киенү бүлмәсенә кереп егетләр белән фотога төште.

17 июнь. Алтынчы көн

Русия капкачысы Игорь Акинфеев Корея футболчысы типкән тупны тотарга тырыша
Русия капкачысы Игорь Акинфеев Корея футболчысы типкән тупны тотарга тырыша
Чемпионатның алтынчы көнендә соңгы H төркеме такымнары уйнады. Мундиалга 12 ел тәнәфестән соң килгән Русия җыелмасы Корея белән уйнады, әмма уңышка ирешә алмады (1-1).
ФУТБОЛ ҺӘМ СӘЯСӘТ. Бразилиядә барган футбол чемпионатында бер җанатар стадионда "Кырым – ул Украина" дигән шигар элеп куйган
ФУТБОЛ ҺӘМ СӘЯСӘТ. Бразилиядә барган футбол чемпионатында бер җанатар стадионда "Кырым – ул Украина" дигән шигар элеп куйган

18 июнь. Җиденче көн

Испан футболчысы Серхио Бускетс Чилига каршы уенда чираттагы форсатын ычкындырганга көенә
Испан футболчысы Серхио Бускетс Чилига каршы уенда чираттагы форсатын ычкындырганга көенә
Бер көндә ике таҗ. Испан патшасы Хуан Карлос тәхетеннән баш таркан көндә дөнья чемпионы исемен йөртүче испан футболчылары Чилига оттырды (0-2) һәм бу чемпионатта алдагы көрәштән төшеп калачак. Ялу филенең фаразы яла булып чыкты.
Ялу исемле дүрт яшьлек фил Испания-Чили уены алдыннан җиңүчене фаразлауда катнашып алдына куелган ризыкка үрелә
Ялу исемле дүрт яшьлек фил Испания-Чили уены алдыннан җиңүчене фаразлауда катнашып алдына куелган ризыкка үрелә
Уен нәтиҗәләрен фаразлауга бу чемпионатта да төрле һайваннар җәлеп ителә. Шуларның берсе – Кытайның Цинан зоопаркында яшәүче Ялу исемле дүрт яшьлек фил. Бүген турнирда A һәм B төркемнәрендә икенче уеннар көне. Хәзерге чемпион, беренче уенда Нидерланд тарафыннан тар-мар ителгән Испания бүген Чили белән уйный. Рәсемнән күренгәнчә, Ялу бу юлы иcпаннар җиңәчәк дип фаразлый.

дәвам

XS
SM
MD
LG