Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бразилия көндәлеге

Бразилиядә бер ай буе барган Дөнья футбол беренчелеге тәмам. Ярышны бар дөнья буйлап миллирдтан артык кеше күзәтте. Бу яктан башка бер вакыйга да футбол чемпионаты белән ярыша алмый. Азатлык шушы бәйгенең иң кызыклы мизгелләрен теркәп барды.

13 июль. Финал.

Дөнья футбол беренчелеге финалының бердәнбер тубын керткән Марио Герценың (У) шатлыгы
Дөнья футбол беренчелеге финалының бердәнбер тубын керткән Марио Герценың (У) шатлыгы

Дөнья футбол беренчелегенең финалында Германия Аргентина такымын бик киеренке уенда 1-0 хисабы белән җиңде. Бербәнбер тупны төп уеннан соң өстәмә бирелгән вакытта алмашка чыгарылган 24 яшьлек Марио Герце кертте. Көньяк Америкада Европа такымнарының беренчелеккә ирешүе тарихта булмаган хәл.

12 июль. Утыз беренче көн.

Бразилияле Дэвид Луис һолланд Арйен Роббенны туп артыннан йөгергәндә кулы белән тартып ега.
Бразилияле Дэвид Луис һолланд Арйен Роббенны туп артыннан йөгергәндә кулы белән тартып ега.

​Алманнарга ярымфиналда хурлыклы рәвештә оттырган бразиллар өченче урын өчен уенда да абруйларын күтәрә алмады. Нидерланд такымы үз капкаларына берне дә уздырмыйча дөнья беренчелеге хуҗаларына өч туп кертеп өченче урынны алды. 2010 елгы Дөнья футбол беренчелегеннән алар көмеш медальләр алып кайткан иде.

9 июль. Егерме сигезенче көн

Дөнья футбол беренчелегенең финал уены Германия белән Аргентина такымнары арасында узачак. Ярымфиналның төп вакытында аргентиннар да, һолландлар да туп кертә алмагач, пенальти (4-2) нәтиҗәсендә финалга Аргентина такымы чыкты. Нидерланд 12 июльдә өченче урын өчен Бразилия такымы белән уйнаячак.

8 июль. Егерме җиденче көн

Ярымфиналның беренче 30 минутында ук алманнар бишенче тупны керткәннән соң уенны дәвам итәр алдыннан бразилияле Фредоның реакциясе
Ярымфиналның беренче 30 минутында ук алманнар бишенче тупны керткәннән соң уенны дәвам итәр алдыннан бразилияле Фредоның реакциясе

Дөнья футбол беренчелеге хуҗалары беренче ярымфинал уенында бик авыр хәлгә калды. Алманнар уен башлануга ярты сәгать тула дигәндә үк бразилларга биш туп кертеп өлгерде. Уен 7-1 исәбе белән тәмамланды. Футбол дөньясын шаккатырган алманнарга каршы финалда кем чыгасы пәнҗешәмбегә каршы төндә Аргентина һәм һолландия такымнары уенында ачыкланачак.

5 һәм 6 июль. Егерме дүртенче һәм егерме бишенче көн

Нидерланд капкачысы Тим Крул пенальтидагы соңгы тупны тота
Нидерланд капкачысы Тим Крул пенальтидагы соңгы тупны тота

Чирекфиналның өченче һәм дүртенче уеннары нәтиҗәсендә ярымфиналга Аргентина һәм Нидерланд такымнары чыкты. Башта Аргентина Бельгияне (1-0) җиңде. Коста-Рика футболчылары Нидерланд белән ахыргача уйнап туп бер капкага да кермәгәннән соң, пенальтида һолландлар 4 туп кертте. Коста-Рика такымы өчне генә кертә алса да, һолландларга каршы ахыргача тору алар өчен бик зур казаныш санала.

4 һәм 5 июль. Егерме өченче һәм егерме дүртенче көн

Дүртенче июльдә узган беренче чирекфинал уенда ярымфиналга беренче булып алманнар узды. Германия такымы французлар капкасына бер туп кертеп җиңде. Казанда инде 5 июль кергәч узган икенче чирекфинал уен нәтиҗәсендә ярымфиналда алманнарга каршы Бразилия такымы уйнаячагы ачыкланды. Алар, бик зур авырлык белән булса да, Колумбия такымын 2-1 исәбе белән җиңде.

1 июль. Егерменче көн

Швейцарияле Һоан Джуру аргентиналы Гонсало Игуаин янында тупка сикерә
Швейцарияле Һоан Джуру аргентиналы Гонсало Игуаин янында тупка сикерә

1 июльдә узган ике 1/8 финал уенда чирекфиналның соңгы пары ачыкланды. 5 июльдә узачак чирекфиналга Аргентина белән Бельгия чыкты. Аргентина такымы Швейцарияне (1-0), Бельгия АКШны (2-1) җиңде.

30 июнь. Унтугызынчы көн

Нигерияле Джувон Ошанива (с) Поль Погба (у) 30 июньдә узган 1/8 уенда
Нигерияле Джувон Ошанива (с) Поль Погба (у) 30 июньдә узган 1/8 уенда

4 июльдә узачак чирек финалга 30 июньдәге 1/8 финал уеннарда Германия белән Франция чыкты. Франция Нигерияне (2-0) җиңсә, Бразилия финалында җиңүче булыр дип зур өметләр багланучы Германия Җәзаирнең каршылыгын бары өстәмә вакытта гына сындыра алды һәм 2-1 исәбе белән чирек финалга узды.

дәвам

XS
SM
MD
LG