Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски төбәгенең Тара "шүрәлесе" гран-при яулады


Тара бәйгесендә катнашкан шүрәлеләр күргәзмәсе
Тара бәйгесендә катнашкан шүрәлеләр күргәзмәсе

Быел Казанда узган "Сөйкемле шүрәле" иҗат эшләре бәйгесендә Омски төбәгенең Тара районыннан булган 17 яшьлек Татьяна Ильцның эше гран-при бүләгенә лаек булды.

Мәгълүм булганча, 2010 елдан бирле Казанда "Сөйкемле шүрәле" бөтенрусия иҗат эшләре бәйгесе үткәрелеп килә. Бәйге татар халкының мәшһүр шагыйре Габдулла Тукайның мирасын популярлаштыру, декоратив-гамәли сәнгатьне үстерү һәм мәктәп укучыларының иҗади сәләтләрен барлау максатыннан уздырыла.

Рушания Курманова (с) бәйге карарга килүчеләр белән
Рушания Курманова (с) бәйге карарга килүчеләр белән
Быел бәйге бишенче мәртәбә оештырылды. Русия күләмендә оештырыла башланган бәйге хәзер халыкара яссылыкка чыкты, катнашучылар якын һәм ерак чит илләрдән дә булдылар. Бәйгенең төп оештыручылары Татарстан республикасының мәдәният министрлыгы, республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Габдулла Тукайның иҗади мирасын саклау һәм үстерү фонды, Татарстан республикасының Милли музее, сынлы сәнгать музее һәм “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы булды.

Бәйгенең шартлары һәм номинацияләре быел да үзгәрмәде. Гадәттәгечә бәйгедә 1-10нчы сыйныф укучылары катнашты, эшләр 7 номинациягә бүленеп бәяләнде. Катнашучылар сәнгатьле чигү, бәйләү, тукымада язу, күнне сәнгатьле эшкәртү, агачны сәнгатьле эшкәртү, киездән эшләнмәләр, халык уенчыгы ясау номинацияләрендә көч сынаштылар.

Бәйге нәтиҗәләре

Узганнары кебек бәйге 3 этапка бүленде. Беренче этап төбәкләрдә оештырылды, уңышлы дип табылган эшләрнең фоторәсемнәре Казанга оештыру комитетына җибәрелде. Андый эшләр 1500дән артык булды. Аларның уңышлы дип табылганнары өченче турга сайланды. Андый эшләр Казанга җибәрелеп, Габдулла Тукай музеенда “Шүрәлеләр” күргәзмәсендә оештырылды.

Музейның күргәзмәләр залында урнашкан 120гә якын иҗади эшне конкурсның мәртәбәле жюри әгъзалары – “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, сәнгать белгечләре - Әлфия Җәмилева, Алсу Тимергалина, Светлана Горбузова, Лилия Сираҗетдинова бәяләде.

1 июнь көнне “Әкият” татар дәүләт курчак театрында “Сөйкемле Шүрәле” бәйгесендә җиңүгә ирешкән балаларны бүләкләү тантанасы узды. Бәйгедә Омскиның Тара районы балалары да катнашты

”Сөйкемле шүрәле” бәйгесендә Омски төбәгенең Тара районы балалары узган ел да катнашкан һәм кайбер эшләр буенча 2-3 урыннар яулаган иделәр.

Тарада бәйге быел да оештырылды, 3 эш Казанга 3 турга үтте һәм нәтиҗә көтелмәгән булды: 17 яшьлек Наталья Ильцның “Тукыма кисәкләреннән эшләнгән халык уенчыгы” номинациясендә катнашкан эше гран-при бүләгенә лаек булды.

“Бу безнең өчен көтелмәгән шатлыклы яңалык булды.Өченче турга сайланган тагын ике эш тә уңышка иреште, 10 яшьлек Анна Юговага “Агачны сәнгатьле эшкәртү” номинациясендә, 15 яшьлек Надежда Потаповага “Тукымадан халык уенчыгы ясау” номинациясендә дипломнар бирелде. Кызганычка каршы, араның шактый ерак булуы, хөкүмәттән ярдәм булмау сәбәпле, балалар Казанга бара алмадылар. Әмма без борчылмыйбыз, июль аенда башка нәниләр белән Казанга барырга җыенабыз, шунда дипломнарны да, бирелгән булса, бүләкләрне дә алып кайтырбыз”, - диде Тара районының Дуслык йорты каршында эшләүче “Нур” татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рушания Курманова.

Тара балалары “Бәхетле балачак” бәйгесендә дә катнашты

“Казанга нинди эшләр белән барасыз?” дигән сорауга Рушания ханым “Нур” татар мәдәният үзәге каршында шөгыльләнүче “Йолдызчыклар” балалары белән Русия күләмендә үткәрелгән “Бәхетле балачак” дип исемләнгән ачык интернет-бәйгедә катнашулары турында сөйләп китте.

“Быел Бөтендөнья татар конгрессы интернетта “Бәхетле балачак” дигән бәйге игълан иткән иде. Без үзебезнең 4-5-6 яшьлек нәниләребез белән анда катнашырга уйладык. Ярдәм итүчеләр дә табылды. Тарада яшәүче Азат Кулеев балаларның чыгышларын видеога язып алды, аларны компьютерда эшкәртте һәм без шундый 6 эшне интернет-бәйге оештыручыларга җибәрдек.

Күптән түгел җавап килде: барлык катнашучыларыбыз да үз номинацияләрендә төрле дәрәҗәдәге дипломнарга ия булганнар. Безне 24 июльгә Казанга чакырдылар, анда “Бәхетле балачак”ка нәтиҗә ясаячаклар. Шунда без дә катнашачакбыз. Безнең өчен бу зур уңыш, шатлык, башкарган эшебезгә бәя, дип саныйм. Алдагы эшләребез өчен дә стимул булып тора”, - диде “Нур” татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рушания Курманова.

“Нур” татар мәдәният үзәгенең алда торган эшләре

Тара районының “Нур” татар мәдәният үзәгенең эшчәнлеге төрле бәйгеләрдә катнашу белән генә чикләнми. Үзәк активистлары тырышлыгы белән районда һәм авыл-районнарда яшәүче милләттәшләребезгә мәдәни хезмәт күрсәтелә, татар җырлары-моңнары җиткерелә, төрле бәйрәмнәр оештырыла, танылган шәхесләр белән очрашулар үткәрелә һәм башка күп төрле эшләр башкарыла. Менә хәзер дә “Нур” активистлары Тарада һәм районның кайбер авылларында милли бәйрәмебез – Сабантуй оештыру белән мәшгуль.

Быел Сабантуй Тарада 27 июньдә үткәреләчәк. Сабантуйны ачу алдыннан сәхнә янында куелган экранда Габдулла Тукай әкиятләренә нигезләнеп эшләнгән татарча мултьфильмнәр күрсәтелергә тиеш. Бу эш тә “Нур” татар мәдәният үзәге активистлары тырышлыгы белән эшләнә.

“Рус милләтеннән булган балалар татар язучылары әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән мультфильмнар барлыгы турында белмиләр дә икән. Без татар үзәгендә мультфильмнар күрсәтү оештырган идек. Анда башка милләт балалары да күп булды. Исләре китеп, татар фильмнәрен карап утырдылар.

Сабантуй алдыннан татар мультфильмнәрен барча халыкка күрсәтергә ниятлибез, безнең мәдәниятебезнең нинди бай икәнлеген барсы да күрсен”, - диде “Нур” татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рушания Курманова.
XS
SM
MD
LG