Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрид Мөхәммәтшин сенатор булып Мәскәүгә китәргә мөмкин


"Известия" язуынча, Федерация шурасыннан китүче Вагыйз Миңһаҗев урынына сенатор итеп Фәрид Мөхәммәтшин җибәрелергә мөмкин. Миңһаҗев "сәламәтлеге сәбәпле" китү теләге утырышта 18 июнь каралачак. Аның бу урыннан "Вамин" ширкәтенең 4.3 миллиард сумлык бурычы сәбәпле китүе дә фаразлана. Мөхәммәтшин сенатор булып көзен үтәчәк сайлаулардан соң билгеләнергә мөмкин.

Татарстан Дәүләт шурасының матбугат вәкиле Резидә Макуева Мөхәммәтшиннең сайлауда катнашачагын һәм "Бердәм Русия" фиркасе исемлегенең башында булачагын раслады.

Белгечләр Мөхәммәтшиннең Федерация шурасына алыну ихтималының Татарстанда канун чыгару өлкәсенә зыян салачагын фаразлый. 67 яшьлек Мөхәммәтшин Татарстан премьер-министры, ТАССР Югары шурасы һәм Татарстан Дәүләт шурасы рәисе булды. 2003 елда ул "Бердәм Русия" фиркасенең республика сәяси шурасы секретаре итеп билгеләнде. Шулай ук ул Европа шурасының җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының актуаль мәсьәләләр комитеты җитәкчесе дә.
XS
SM
MD
LG