Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ни өчен яман шеш Русиядә шулкадәр киң таралган?


Профессор Шамил Ганцев Азатлык студиясендә. Прага 2014 елның май ае
Профессор Шамил Ганцев Азатлык студиясендә. Прага 2014 елның май ае

Дога кылып ракны дәвалап булмый. Яңа технологияләр кирәк, ди Башкортстанның баш онкологы Шамил Ганцев.

Башкортстанда рак белән авырган һәр дүртенче кеше (25%) табибка инде бу чирнең соңгы, дәвалап булмый торган дәрәҗәсе белән килә. Татарстанда да шул ук хәл, диде Азатлык студиясендә булып киткән Башкортанның баш онкологы Шамил Ганцев. Ни өчен яман шешне башта ук күреп булмый? Ни өчен аны дәвалар өчен мөмкинлеге булган һәркем Русиядән читкә китү ягын карый? Киләчәктә авыручылар саны кимерме? Табиб белән шулар хакында сөйләштек.

– Иң күп рак белән авыручылар Русиядә генә дигән тәэсир бар. Бүгенге көндә халыкны юк иткән төп чир нәрсә?

– Рак түгел. Элеккегечә йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан кешеләр күбрәк үлә. Өченче урында төрле һәлакәтләр, имгәнүләр. Рак икенче урында. Беренчесеннән ничектер сакланып булса, рак белән һәлакәтләрдән саклану бик авыр. Аракы эчү һәм исерек килеш кылган җинаятьләр, юл һәлакәтләре, депрессиядән үз-үзләренә кул салу очраклары Русиядә бик югары. Онкология исә бөтен дөнья проблемасы. АКШта авыручылар Русиядән дә күбрәк, анда да үләләр, ләкин анда аны дәвалыйлар, үлүчеләр барыбер азрак.

Башкортстан белән Татарстан ракны дәвалауда Русиянең беренче бишлегендә. Төбәк башлыклары игътибар иткән, аны мөһим дип санаган җитәкчеләр булган төбәктә онкологияне дәвалау яхшырак. Безнең бит әле күршедә экология нинди начар булган Чиләбе, Свердлау бар. Үзебездә дә сәнәгать күп. Алай да бик начар димәс идем.
Азатлык укучыларына киңәшем - тикшеренегез, авырткан яки борчыгын бер генә урын булса да табибка барыгыз

Онкология ул цивилизация чире. Күпләр Русиядә рак эпидемиясе дип саный, дөрес түгел бу. Әлегә шулай күренергә мөмкин, чөнки рак белән авыручылар саны да арта. Иске система, иске алымнар, дога кылып, компресс куеп ракны дәвалап булмый. Яңа ысулларны җайлап җибәрү өчен вакыт кирәк. Минем Прагага сәфәрем дә шуның белән бәйле. Биредә бер елдан артык Протон терапиясе үзәге эшли. Аларның тәҗрибәсе белән таныштым. Үзебездә дә шундый әйбер кирәклеген аңладым, хезмәттәшлек турында килешү төзедек.

Быел Уфада заманча томография һәм радиохирургия үзәге ачылды. Анда елына 600ләп авыруны тикшереп, кирәк булса нурланыш терапиясе яки яман шешне "киберпычак" белән кисеп дәвалый алачакбыз. Ул үзәкне "Роснано" ярдәмендә ачтык.

– Протон терапиясе үзәген Русиядә тиз генә төзергә мөмкинлекләр юк диелгән иде узган ел. Үзәк белән ничек хезмәттәшлек итәргә җыенасыз?

– Беренче мине монда шаккатырганы шул булды, авыруларны хастаханәгә салмыйча дәвалыйлар. Бу бик мөһим. Авыру кеше ирекле шартларда, дәваланырга гына килә. Аннан соң хәленә карап теләгәнен эшли, шәһәргә чыга, ял итә. Әлегә мин монда үземнең табибларны китереп укытырга җыенам.

– Русиядә рак белән авырган һәм мөмкинлеге булган һәркем дәваланырга чит илгә китәргә тырыша. Германия, Израилдә инде Русиядән килгән авыруларны күпләп дәвалаучы клиникалар, моның өчен өйрәтелгән тәрҗемәчеләр бар...

– Мин Русиядән авыруларны чит илләрдә дәвалауга каршы. Кемдер авырыйм, дип әйтә дә, тотыналар акча җыярга. Баксаң, ул авыруны үзебездә дә дәвалап була икән. Чит илгә дәваланырга җибәреп без халыкның сәламәтлеген яхшырта алмыйбыз. Шундый үзәкләрне Русиядә төзергә кирәк. Үзебездә төзегәнче, эйе, җибәрергә була чит илгә. Чит илгә үзебезнең табибларны җибәреп өйрәтергә кирәк. Тәҗрибә тупларга җибәрергә кирәк, чит илләрдә җиһазлар сатып алып Русиядә куярга кирәк.

– Ни өчен Русиядә башында ук рак икәнен белә алмыйлар? Табиблар гаеплеме?

– Иң зур гаеп кешеләрнең үзләрендә. Рак белән авыручыларның 60%ты аны белми һәм сизми. Яман шеш организмга шул кадәр яраклаша, аның бер өлешенә әйләнә. Табиб хатасы да булырга мөмкин, әлбәттә. Вакытында күрмәү. Ракның нинди генә формасы юк. Менә монда килер алдыннан гына бер авыру килде минем яныма. Бер төрле тикшерү аның рак белән авырганын күрсәтә, икенче төрлесе аны кире кага. Мөмкин булган барлык тикшерүләрне уздырып ракның атипик формасы дигән диагноз куйдык. Яңа формалары чыга авыруның. Тәҗрибә дигән әйбер шул инде ул - табиб норма һәм аннан киңрәк караганда нәрсә була алганын белергә тиеш. Менә бу һөнәри осталык, менә бу үз эшеңне яхшы белү, дип атала. Авыруны тикшерүгә җибәрүче табиб ул үзе галим һәм тикшерүче булырга тиеш. Авыру үзе аңламаган күрсәткечләргә анализ ясап үзе нәтиҗә ясарга тиеш.
Без бу дөньяга кунак булып килгәнбез. Үзебезнең тормышыбызны һәм якыннарыбызның тормышын катлауландырмаска кирәк

Азатлык укучыларына киңәшем - тикшеренегез, авырткан яки борчыгын бер генә урын булса да табибка барыгыз. Германиядә медицина ни өчен алга киткән дип уйлыйсыз? Анда бездә кебек күп тартмыйлар, аның кадәр аракы эчмиләр. Безнең исә авырый башлаган кешеләр дә тартуны ташламый. 1 июнь Русиядә гамәлгә кергән тәмәкегә каршы канунны мин бик хуплыйм. Тәмәке азрак тарткан саен рак белән авыручылар кимиячәк. Алкоголь ни кадәр азрак эчелсә, шул кадәр сәламәтлерәк булачак халык. Эчү мәдәнияте бар бит, Франциядә, мисал өчен. Анда да эчәләр, әмма аның сыйфаты башка. Безнең бит норма онытыла, көндәлек эшкә әйләнә. Сәламәтлекне сакламау, авыр эш - болар барысы да зыянга.

Табибларның әзерлегенә килгәндә, әлбәттә, соңгы елларда медицинага укыту бик начарайды. Китап укытып өйрәтеп була кешене, ләкин бу гына җитми. Авыруның хәленә керергә табибны беркем дә өйрәтә алмый. Бу сәләт йә бар, йә юк. Илдә БДИ (Бердәм дәүләт имтиханы) кертелгәч студентлар уку йортларына автоматик рәвештә җыела. Аларның теге яки бу һөнәргә яраклымы-юкмы икәне тикшерелми. Медицина университетларына керәләр, әмма аларның яхшы табиб булып чыгу омтылышы юк. Бу бер. Икенчедән, хезмәт хаклары. Хирург онкологның эше коточкыч авыр. Университетны тәмамлаган студент көне-төне операция бүлмәсеннән чыкмыйча эшләп тә яхшы акча ала алмаганда алга китеп булмый.

– Быел Русия хөкүмәте Русиядә дәвалап булмаганнарны чит илгә җибәрүгә акча бирүе турында карар кабул итте. Елына 177 миллион сум ничә кешегә җитә?

– Инде әйтүемчә, авыруларны үзебездә дәвалауга ирешергә кирәк. Әмма бездә дәвалап булмаган чирләр дә бар. Генетика авыруларын дәвалый белмибез. Спорт һәм һәлакәкәт җәрәхәтләреннән соң аякка бастыра алмыйбыз. Аларны Германиядә һәм Швейцариядә яхшы дәвалыйлар. Тезгә операцияләрне Германиядә ясыйлар. Баш миенә операцияләрне Германиядә ясыйлар. Анда тәҗрибә бар. Анда бөтен дөньядан авырулар күп килүе сәбәпле, аларның тәҗрибәсе дә зуррак. Моның әһәмияте зур. Хөкүмәтнең акча бүлүе әйбәт. Ләкин акча бик кечкенә. 10 кешегә җитә ала, күп булса. Сөяк җелеген күчереп утырту (костный мозг) операциясе 200 мең евро тора. Химия терапиясенең заманча ысуллары бик кыйбат. Чит илгә кешеләр гадәттә үз акчаларына бара, химаячеләр акчасына, фондлар акчасына. Андый фондлар кирәк, чөнки кайбер очракларда авыруны ашыгыч рәвештә чит илгә җибәреп дәвалый башларга кирәк була. Андый очракларда акча шундый фондлардан алына.

Сакланган – саулыкка туйган

– Мин инде 40 ел онкологиядә эшлим. Гап-гади хирургтан башладым. Дөньяның кайсы гына илендә булганым булмады. Гарәп илләренә барган саен анда тире рагы булмаганына шаккатам. Моны беркемнең дә махсус утырып фәнни яктан тикшергәне юк, боларны мин сезгә үз күзәтүләрем нигезендә генә хисләнеп сөйлим. Меланома – тире рагы Русиядә, Австралиядә бик күп, дистәләгән мең кеше авырый. Гарәп илләрендә елына 1-2 кеше була ала. Ни өчен дисезме? Русия халкы кебек чишенеп ятмый алар ул кояшта. Ирләрнең җенси әгъзасы рагы юк. Монысын ир-егетләрнең сөннәтле булуы белән аңлап була. Хатын-кызларда анда күкрәк бизе белән аналык рагы юк диярлек. Анысын да аңлатып була.

– Татарстан белән Башкортстан ислам кануннары белән яшәсә рак белән авыручылар азрак булыр иде дип әйтәсегез киләме?

– Ул гына тәэсир итә, дип әйтергә фәнни нигез юк. Климат та мөһим. Чечняда әнә ислам кануннары безнекеннән көчлерәк, әмма анда һава юеш булганга үпкә һәм сулыш юллары авырулары бик таралган. Соңгы елларда бездән күкрәк бизе рагы киң таралган. Нигә? Хатын-кызлар бала табасы вакытта бала тапмый. Тапкач имезергә теләми. Ислам илләрендә исә андый проблемалар юк. Хатыннар вакытында бала таба, имезә. Үзенең ирен ярата, чит-ят ирләргә карамый.

– Аннан да рак буламы?

– Әйе! Менә Чехиядә карап торам – аналык юлы рагы (рак шейки матки) киң таралган. Бу җенси мөнәсәбәтләрне иртә башлаудан, партнерларны еш алыштырудан килә. Гарәп илләрендә андый чир юк.

Бары тик үзем күргәнне сөйлим. Анализны үзем ясадым. Аларның ничек яшәгәнен беләм, Русиядә безнең ничек яшәгәнне беләм, шуларны үз башымда гына чагыштырып утырам. Алардан үрнәк алыйк, дип әйтмим. Һәркем яшәү рәвешен үзе сайлый. Гаиләдә булган гореф-гадәтләрне саклау бик мөһим. Безнең әтиләр, әбиләр аларны болай гына уйлап тапмаган. Беренче чиратта хисләр. Рак белән авыручылар өчен эмоциональ тотрыклылык бик мөһим. Күпләр депрессиягә бирелә. Үз тормышында казына башлый, хата кайда киткән, дип яши башлый. Кәефе яхшы булган кешеләр каты авыруга да чыдый. Өмет кирәк.

– Тирә якта шул кадәр стресс булганда...


– Һәркемнең үзеннән тора. Теге яки бу вакыйганы ничек кабул итүеннән. Газетта таныш та булмаган бер кешенең үлеме турында хәбәрне укып тирән депрессиягә бирелеп була. Үлем ул табигый процесс. Үкенечле үлемнәр була. Сездән генә тора, аны ничек кабул итү. Стресска бирешмәскә өйрәнергә кирәк. Без бу дөньяга кунак булып килгәнбез. Үзебезнең тормышыбызны һәм якыннарыбызның тормышын катлауландырмаска кирәк.

Без инде, галимнәр һәм табиблар, үзебездән килгәнне эшләячәкбез. Моңа кадәр Русия хөкүмәте онкологиягә зур акчалар бүлде, авыруларны бушка дарулар белән тәэмин итте. Дөрес, аларны алу өчен чиратлар озын булырга мөмкин, анысы инде башка мәсьәлә. Шулай ук яхшы табиблар җитми, бу икенче мәсьәлә. Шулай ук даруларның чит илләрдән булуы сәбәпле бәяләрне контроль итеп булмый, алар килеп җиткәнче бик нык кыйбатланырга мөмкин.

Мин бүгенге көндә Япония галиме белән яңа дару ясап ятам. Грант көтәбез. Ала алсак ике-өч елдан бу дару белән яман шеш авыруын дәвалауның яңа сәхифәсен ачачакбыз. Ул дару яман шеш күзәнәкләрен кәүсә күзәнәкләрдә үк юк итә алачак, химия юлы белән түгел, биология юлы белән. Яман шеш ул химия һәм операция белән дәвалана торган чир түгел, аны биологик ысуллар белән дәваларга өйрәнергә кирәк. Якын киләчәктә операцияләр кимиячәк, "киберпычак" һәм "протон терапиясе" артачак, биотерапия һәм психотерапия артачак.

Белешмә. Русиянең атказанган фән эшлеклесе, профессор Шамил Ганцев 2011 елдан Башкорт дәүләт медицина университетының Онкология институтын җитәкли. Күптөрле фәнни һәм иҗтимагый бүләкләр иясе булган Ганцев кандидатлык диссертациясен Казанда, докторлык эшен Мәскәүдә яклаган . Быел беренче тапкыр Русиянең Җәмәгать пулатына сайланган.
XS
SM
MD
LG