Accessibility links

Илдар Корманов фидия акчасына иреккә чыгарылган


"Леруа Мерлен" сәүдә үзәге төзелешенә бәйле коррупцион эшләрдә гаепле дип шикләнелүче Татарстанның элекке юстиция министры улы Илдар Кормановка элегрәк чыгарылган өй сагына алу карары үзгәртелгән. Ул фидия акчасына иреккә чыгарылган.

Илдар "Леруа Мерлен"га канунны читләтеп кенә ут-су, коммуникацияләр үткәрүдә ярдәм итәргә алынган һәм моның өчен 47 миллион сум таләп иткән. Ул вакытта кече Корманов Татарстан энергетика министрлыгының юридик бүлеген җитәкләгән һәм коммуникацияләр үткәрү эшен тизләтү өчен инвесторларны "СЭМ" ширкәте белән элемтә урнаштыруга ярдәм иткән. Ә бу ширкәттә аның якын туганнары - әнисе, министр җәмәгате Луиза Корманова һәм кайнатасы Равил Әхмәтҗанов җитәкчелек итә булып чыга.

XS
SM
MD
LG