Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ректор Гафуровны тәнкыйтьләгән Ясәвиевне яклап пикет узды


Казанда Ясәвиевнең эшеннән алынуына протест белдерделәр
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:49 0:00

10 июльдә Казанның Бауман урамында Казан федераль университеты доценты Искәндәр Ясәвиевне яклап пикет үтте. Катнашучылар Ясивиевнең эшеннән ректор Илшат Гафуровны тәнкыйтьләгән өчен алынуын әйтә.

Урам чарасында унлап кеше катнашты. Активистлар әзерләгән зур плакатлар, аеруча "Җитәр ялганларга!" баннеры узып баручыларда зур кызыксыну уятты. КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм укытучы Искәндәр Ясәвиев арасындагы низаг хакында халык хәбәрдар булып чыкты.

Пикетта Ясәвиевнең укучысы, яшь җырчы Ширин әл-Анси да катнашты. "Бу кеше бездә социология фәненә мәхәббәт уятты. Укытучылардан бары тик ул гына дәрескә кызыксыну уята. Мин аның фәнни хезмәтләре ярдәмендә өч курс бетердем. Бик күп төркемдәшләремнең фәнни җитәкчесе булып тора. Ул Ходай биргән педагог. Андый укытучыларны эштән алсалар, белмим инде кем калыр укытырга", ди җырчы.

Чарада "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин дә бар иде. "Ясәвиевне КФУ ректоры Гафуровны тәнкыйтьләгән өчен эшеннән алалар. Аның контракты әле тагын бер ел гамәлдә. Безнеңчә, бу башка фикердә булган кешедән арыну гына", ди ул.

Гафуров һәм Ясәвиев арасындагы низаг инде соңгы берничә ел дәвам итә. Аның эшеннән алынуы турында күптән түгел билгеле булды.

XS
SM
MD
LG