Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиягә 30-100 мең качак килгән


Русиянең Федераль миграция хезмәте башлыгы Константин Ромодановский сүзләренә караганда, 30 меңнән артык украин ватандашы Русиядә вакытлыча яшәү хокукы һәм качак статусы сорап мөрәҗәгать иткән. Аларның күбесе Украина белән чиктәш өлкәләрдә урнашкан.

Украина рәсмиләре китүчеләр саны 40 меңнән артык, дип белдерде. Көч кулланудан качучылар өчен Донецки һәм Лугански өлкәләрендә өстәмә өч чик буе ноктасы ачылды.

БМО качаклар идарәсе исә Русиягә качкан Украина ватандашлары саны 110 меңләп, дип белдерә. Качак статусы сорап аларның тугыз меңе мөрәҗәгать иткән. Күпләрнең Русиягә туганнары һәм дуслары янына күчеп китүе сәбәпле качакларның төгәл санын белү мөмкин түгел. Украинадан мәҗбүри күчеп китүчеләр Татарстанда да урнаша.

XS
SM
MD
LG