Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Булгария" өчен хөкем ителгәннәр мәхкәмә карарын шикаять итте


"АргоРечТур" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры, "Булгария"не арендага алып торучы оешма башлыгы Светлана Инякина, капитанның беренче ярдәмчесе Рамил Хәмитов, Госморречнадзорның Идел буе идарәсе Казандагы баш инспекторы Владислав Семенов һәм бүлек башлыгы Ирек Тимергазиев мәхкәмә карарын шикаять иткәннәр. Шулай ук казада улы һәлак булган Геннадий Игнарин да мәхкәмә карарына ризасызлыгын белдергән.

Мәхкәмәдән соң прокуратура да Хәмитовтан кала башкаларның җәзасы йомшак дип аппеляция карары чыгарган иде.

7 июльдәге мәхкәмә карары белән Светлана Инякина 11, Рамил Хәмитов алты ярым, Ирек Тимергазиев алты, Владислав Семенов биш елга гомуми режимдагы колониягә хөкем ителгән иде.

Мәхкәмәдә "Русия елга регистры"ның Пермь бүлеге өлкән белгече Яков Ивашовка биш елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарылды. Ул конституциянең 20 еллыгы уңаеннан ярлыкауга эләкте – аны мәхкәмә залында азат иттеләр.

XS
SM
MD
LG