Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донецки мөселманнары, сугышка карамастан, ифтарга җыелырга тырыша


Донецкида ифтарга мәчеткә якында яшәүче мөселманнар гына килә
Донецкида ифтарга мәчеткә якында яшәүче мөселманнар гына килә

Бәрелешләр барган Донецкида Русия яклы сепаратист сугышчылар комендант сәгате кертү сәбәпле, Рамазан аенда күп мөселманнарның ифтарга җәмигъ мәчетенә җыелу мөмкинлеге юк.

Рамазан аенда Донецки мөселманнары башка еллардагы кебек җәмигъ мәчетенә бергәләп җыелып ифтарлар оештыра алмый. Бу хакта "Умма" Украина мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Сәид хәзрәт Исмәгыйлов әйтте.

"Донецкидагы Русия террорчылары комендант сәгате кертте һәм төнлә йөрергә рөхсәт итмиләр. Шуңа мөселманнар ифтар һәм тәравих намазына "Әл-Әмаль" дигән кечкенә мәчеткә генә килә. Кеше бик аз була. Шул якында яшәүче 70-80 кеше җыела. Нигездә татарлар һәм украиннар йөри. Ислам динен кабул иткән украиннар бик күп. Безнең диния нәзарәте Киевта урнашкан, Донецкида мөселманнар җәмгыяте бар. Мин үзем Киевта да, Донецкида да яшим", ди ул.

Исмәгыйлов даими рәвештә Facebook социаль челтәрендә Донецкида барган хәлләр турында яза. Аеруча христиан руханиларының югалуына борчылу белдереп, аларны эзләү өчен үз өлешен кертергә тырыша.

Күптән түгел ул Украина мөселманнарын илнең христианнары белән диалогка чакырып мөрәҗәгать ясады.

"Бәйсезлек дәверендә украин җәмгыяте мөселманнарны дошман буларак күрсәткән киңкүләм мәгълүмат чаралары тәэсирендә булды. Мисал өчен, Украинага Русия пропагандасы һәм Русия киңкүләм мәгълүмат чаралары нык тәэсир итте. Мине бу һәрвакыт борчыды, әмма бәйсезлек дәверендә мөселманнар бер генә тапкыр да украин җәмәгатьчелеге алдында үзенә тап төшермәде. Бездә терактлар да, дини өлкәдә бәрелешләр дә, экстремистик чаралар да булмады. Гәрчә без Русиягә якын гына яшәсәк тә, украин мөселман җәмгыяте башка төрле, алар аерыла, чөнки без барыбыз да украиннар", ди ул мөрәҗәгатьтә.

Сәид хәзрәт сүзләренчә, хәзер Украина һәм Русия халкы арасында низаг тудырдылар, ә Казан һәм Кырым татарлары арасындагы аңлашылмаучанлык шул низагның нәтиҗәсе.

Исмәгыйлов үзен татар һәм Украина мөселманы дип саный. Аның ата-бабалары заманында Пензадан күченеп килгән.

"Инде минем ата-бабаларым Донбасска күчкәнгә тиздән 100 ел була", ди ул.

XS
SM
MD
LG