Accessibility links

Кайнар хәбәр
Малайзиядә яшьләр Украинада бәреп төшерелгән MH 017 очкычында һәлак булганнарны искә ала
Малайзиядә яшьләр Украинада бәреп төшерелгән MH 017 очкычында һәлак булганнарны искә ала

Очкычка һөҗүм вазгыятьне кискенләштерә

Һәлакәттән соңгы вазгыятьне Азатлык күзәтеп бара. Украинаның Русия яклы сугышчылар контролендәге өлешендә бәреп төшерелгән Малайзия очкычында 298 кешенең барысы да һәлак булды.

Олланд: Франция Русиягә икенче "Мистраль" корабын сатмаска мөмкин
Франция президенты Франсуа Олланд Bloomberg агентлыгына әңгәмәдә Русия өчен ясалган боралак ташучы "Мистраль" корабының беренчесе өчен акча түләнгән, ул Мәскәүгә октябрь аенда тапшылачак, дип белдерде. 2016 елга әзер булырга тиешле икенчесен Русиягә сату-сатмау Европа Берлеге карары һәм Русиянең алдагы адымнарына бәйле, диде Олланд.

Инглизчә тулырак итеп монда укыгыз

Малайзия башкаласы Куала Лумпурда халык очкыч һәлакәтен тикшерүне таләп итә

"Дөньяга Украина белән Русия арасындагы уен кызык түгел"

Куала-Лумпурда Малайзия очкычына атучыларны җавапка тартуны таләп иттеләр
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:51 0:00

Донецки бүген


Шәһәрнең тимер юлы вокзалы тирәсендә бәрелешләр бара, икенче бер өлешендә хатын-кызлар шигарләр тотып тора.

Британиянең "The Independent" басмасының бүгенге карикатурасы: "Мин түгел"


Русия президенты Владимир Путин Малайзия очкыч һәлакәтендә Украина хакимиятләре гаепле, дип белдергән иде.

Малайзия очкычын бәреп төшерүдән соң халыкара тикшерү мөмкинлеген булдыру өчен тарафлар көнчыгыш Украинада көч куллануны туктату нияте турында белдерүгә карамастан, бүген Донецкида янә бәрелешләр бара, дип хәбәр итә Азатлык һәм Донецки шәһәр идарәсенең интернет сәхифәсе.

Русия президенты Владимир Путин, сәясәтчеләр Малайзия очкычын бәреп төшерүне "үзләренең тар шәхси мәнфәгатьләрендә" кулланмасын, диде. Русия һәлакәт урынында халыкара тикшерүчеләргә эш шартлары булдыру өчен кулыннан килгәнне эшли, диде Путин 21 июль ясаган чыгышында. Һәлакәттә ул Украина хакимиятләрен гаепләде.

Путин очкыч фаҗигасен сәяси максатларда кулланмаска чакыра
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:33 0:00

Киев һәм ДНР мәетләрне һәлакәт урыныннан эвакуацияләү турында килеште

Украина хакимияте һәм “Донецки халык республикасы” Малайзия очкычы фаҗигасендә һәлак булучыларның мәетләрен эвакуацияләү турында килеште. Бу хакта һәлакәтне тикшерү Украина хөкүмәте комиссиясе җитәкчесе Владимир Гройсман белдерде.

Очкыч төшкән урында 196 кешенең мәете табылган. Аларны экспертизага җибәрәчәкләр.

“Кара тартмалар” сепаратистлар кулында

Боингның “кара тартмалары” Игорь Безлер (“Бес” кушаматлы) идарәлегендәге сепаратистлар контролендәге Горловкада (Донецки өләсе) булырга мөмкин. Бу турыда “Украинская правда” мәгълүматларына караганда Лугански ватандашлар активисты Дмитрий Снегирев хәбәр иткән.

Аның мәгълүматларына караганда, “кара тармаларны” Суходольски аркылы Изваринога җибәреп анда Русия ФСБсына тапшырмакчылар. Шул ук вакытта игътибарны читкә юнәлтү өчен ыгы-зыгы тудырмакчылар.

Украина вице-премьеры, һәлакәтне тикшерү хөкүмәт комиссиясе җитәкчесе Владимир Гройсман хәбәр итүенчә, барлыгы 192 кешенең мәете табылган

дәвам

XS
SM
MD
LG