Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар өлкәсендә ифтар мәҗлесләрен зурлап уздырдылар


Рамазан аенда Самар татарлары ифтар ашларын өйләрендә генә түгел, мәчетләрдә дә уздыра. Чираттагысы 23 июльдә шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә зурлап уздырылды.

Ураза аенда Самар өлкәсендә дини тормыш бермә-бер җанланып китә. Барлык муллаларны, остабикәләрне алдан ук кунакка чакырып куялар. Үзенә күрә бер чират барлыкка килә.

Йорт саен диярлек авыз ачтыру мәҗлесләре уздырыла. Яңа мәчетләрдә ашханәләр дә ачылган.

Самар Җәмигъ мәчетендәге аш-су залы үзенең зурлыгы, иркенлеге белән җәлеп итеп тора. Шуның өстенә биредә аш-суны да бик оста куллы ханымнар әзерли.

23 июльдә ашханәдә зурлап ифтар мәҗлесе үткәрелде. Имамнарыбыз Коръән укыды, мөфти Талип хәзрәт Яруллин вәгазь тотты. Яшьләр һәм олылар бер табында исламга олуг мәхәббәт белдереп бер мохитта илаһи хисләр кичерделәр.

Мәҗлестән соң Самар шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкат Хуҗин: "Рамазан ае барчабызны да сафландырды. Күңелләребезне пакьландырды, изге сыйфатлар булдыруга җирлек тудырды", диде.

XS
SM
MD
LG