Accessibility links

Кайнар хәбәр

Империяләрне җимергән Беренче дөнья сугышы башлануга 100 ел


Беренче дөнья сугышында Русия гаскәрләре
Беренче дөнья сугышында Русия гаскәрләре

1914 елның 28 июлендә Австрия-Маҗарстан гаскәрләре Сербиягә ут ачып бәреп керә.

Сараевода Босниядәге серб инкыйлабчысы Гаврило Принцип Австрия-Маҗар империясенең тәхет варисы Франц Фердинандны үтерә. Бу үтерүдән соң кызып киткән вакыйгалар агышы бер айдан Беренче дөнья сугышы башлануга китерә.

Бу кораллы низагта барлыгы 16 миллионнан артык кеше һәлак була. Әмма бу сугыш каршылыкларны киләчәктә яңа сугышлар булмаслык итеп чишә алмый. Йөз ел үткәннән соң да көн саен Җир шарының төрле урыннарында коточкыч сугыш күренешләре тетрәндерә.

Беренче дөнья сугышын сурәтләүче фотолар тупланмасында кайберләре әле күптән түгел генә табылып җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

XS
SM
MD
LG