Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы бара


1-5 август көннәрендә Казан шәһәрендә VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Биредә 25 чит илдән, Русия төбәкләреннән һәм Татарстаннан 600ләп вәкил катнаша. Форумның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, чарада татар халкы телен, мәдәниятын саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак.

Алтынчы Бөтендөнья татар яшьләре форумының ачылу тантанасы 2 нче август көнне Галиәкәр Камал исемендәге академия теарты бинасында булачак. VI Бөтендөнья татар яшьләре форумының эше өч секциягә бүленеп, төрле проектлар форматында эшләячәк. Алар арасында “Мин татарча сөйләшәм” һәм ТатWeb форматындагы проектлар каралган. “Татарстан Республикасында татар телен өйрәнүдә заманча технологияләр, икетеллелекнең проблемалары”, “Рух. Татар яшьләренең үзаңы һәм рухи кыйммәләре”, “Яшьләр өчен бизнес” кебек проект мәктәпләре дә эшләячәк.

Форум кысаларында делегатлар тәкъдим иткән проектлар каралачак, шулай ук “Татар гаиләсе һәм аның алдында торган проблемалар” темасына әңгәмә булачак. Казан Кирмәне, Иске татар бистәсе, Изге Болгар җирлекләренә сәяхәтләр, Арча шәһәре көне бәйрәменә бару да программаның бер өлешен тәшкил итә. Форум вәкилләре татар эстрадасы артистлары белән берлектә үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтәчәк. Әлеге бәйрәм Австралиядән Зуля Камалова һәм Мубайның җырлары белән үрелеп барачак.

Берничә көн дәвамында эшләү нәтиҗәләре нигезендә, форумның җитәкчелек итү органы: Координацион шурасы һәм аның рәисе сайланачак, шулай ук, алдагы елларга эш итүне билгеләгән резолюция кабул ителәчәк.

XS
SM
MD
LG