Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина иминлек шурасы халыкны вакытлыча Донецки һәм Луганскидан китәргә чакыра


Украина иминлек һәм саклану шурасы хәрби чараны нәтиҗәле уздыру өчен Донецки һәм Лугански халкын вакытлыча үз шәһәрләреннән китәргә чакыра. Бу хакта шураның спикеры Андрей Лысенко белдерде.

Аның сүзләренчә, тыныч халыкны эвакуацияләү өчен һуманитар юллар оештырыла.

Узган атнада Украина көнчыгышындагы махсус чара вәкилләре Донецки һәм Луганскида качып яткан сепаратистларга һөҗүмнәр әзерләнүе турында әйткән иде. Украина хәрбиләре һөҗүмнең башлануы турында алдан кисәтмәячәген белдерде.

XS
SM
MD
LG