Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау яшьләре форумнан рухланып кайтты


"Иман" татар яшьләре Казаннан кайта
"Иман" татар яшьләре Казаннан кайта

Удмуртиянең "Иман" татар яшьләре берлеге әгъзалары Казанда VI татар яшьләре форумыннан канатланып кайтты. Төрле төбәкләрдә яшәүче егетләр-кызлар белән очрашып, аралашып, киләсе елда эшләргә планнар билгеләгән алар.

Яшьләр форумының көн тәртибендә булган семинарлар, мастер-класслар, заманча технологияләр кулланып эш итү алымнарын өйрәтү – болар яшьләр оешмаларына үзгәрешләр кертәчәк”, дип уртаклашты берлекнең рәисе Ринат Фәйзуллин.

Удмуртиядән делегация составы да башкалардан сан ягыннан күплеге, дуслыгы, ел буена башкарган эшләре белән дә аерылып торды, дип дәвам итте Ринат. Шуңа да “Иман” яшьләре делегациясе Татарстан, Башкортстан, Мәскәүдән соң иң күпсанлы булган. Кызлар-егетләр форумның төрле секцияләрендә белем туплаган. Ләйлә Шәймөхәммәтова бизнес проектлар төзү алымнарын үзләштергән. Ләйләгә Болгарга сәяхәт тә бик ошаган.

Яңа эш планын киләсе елга “Иман” яшьләре тулыландырып кабул итәчәк, алар яңача алымнар куллану турында уйланалар. Нәкъ шундый бер форумда егетләр кызлар “Татар кызы” бәйгесенә, Чәк-чәк бәйрәменә нигез салды. Алар татарлар күмәк яшәгән чит илләрдә һәм Русия төбәкләрендә ел саен оешкан төстә, бик күңелле уза. Иптәшләре белән төбәкләрдә ул бәйрәм һәм бәйгенең ничек узуы хакында фикер алышканнар. Үзенчәлекләр булуын җиткерде алар, киләсе елда бәйгеләрдә аларны үз програмнарына кертергә ниятли.

Татар кызлары – булачак әниләр, гаилә учагын саклаучы, баласын милли рухта тәрбияләүчеләр. Шуңа әлеге бәйгеләрне төрле төбәкләрдә оештыру тәҗрибәсен өйрәнү бик файдалы булган. Киләчәктә тагын шушындый башка бердәм чаралар уздырырга, аларның дәрәҗәсен үстерү турында уйлана Ринат Фәйзуллин.

Егетләр-кызлар "Яшь татар гаиләсе һәм аның алдында торган сынаулар" дип аталган дискуссиядә катнашкан. Мәхәббәт, бала тәрбияләү, финанс проблемалар - әлбәттә, болар турында күп бәхәсләр туган. Катнаш гаиләләрдә милли гореф-гадәтләребене, туган телебезне саклап калуда проблемалар туачак дигән фикердә Зөлфия Әхмәтова. “Яшь вакытта мәхәббәт өстенлек алса, алга таба гаиләдә каршылыклар, аңлашылмау килеп туачак. Шуңа да мин катнаш гаиләләргә каршы”, дигән фикердә Зөлфия Әхмәтова.

“Әмма яшь гаилә алдында килеп туган беренче иң зур проблема – ул торак мәсьәләсе”, диделәр Гөлнара белән Раушан Шәяхмәтовлар. Алар дүрт ел элек Ижауда булып узган федераль Сабантуенда танышып, үзләренең никахлашу тантанасын быел Сабантуе кунаклары белән бергә билгеләп үттеләр. Шуңа да яшь гаилә өчен торак мәсьәләсе бик мөһим. Ә менә Шәяхмәтовлар үз нәниләрен тәрбияләү өчен инде хәзер үк тәҗрибә тупларга балалар белән ял сменасына барырга җыена.

Форумда алган тәҗрибәсен укучылары белән эшләүдә кулланырга ниятләп тора татар теле укытучысы Ләйсәния Закирова да. “Мин балаларга чит төбәкләрдә татарлар туган телебезне ничек саклап калуы турында сөйләрмен”, диде Ләйсәния.

Делегатлар Болгар тарихи-шәһәрендә дә булган. Әлеге тарихи урынны һәр татар кешесе барып күрергә тиеш дигән фикердә “Иман” татар яшьләре берлеге әгъзасы Ләйлә Шәймөхәммәтова

Шулай итеп егетләр-кызлар аралашып, дуслар табып, чит төбәкләр белән элемтә булдырып, яңа эш елына планнар белән кайтты.

XS
SM
MD
LG