Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгар форумында төрки дөнья тарихи-мәдәни мирасы турында фикер алышачаклар


14-16 августта Казан һәм Болгарда «Казан 2014 елның төрки дөнья мәдәни башкаласы» програмы кысаларында VI Халыкара Болгар форумы узачак. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Татарстан тарафыннан булдырылган әлеге Болгар форумы ел саен болгар цивилизациясе тарихы, мәдәнияты һәм мирасы белән шөгыльләнүче белгечләрне берләштерү максатыннан уздырыла. Соңгы ике елда ул Русия, Украина, Болгарстан, Маҗарстан, Молдова, Казакъстан һәм башка дәүләтләр галимнәре арасында фикер уртаклашу мәйданына әйләнде.

Болгар форумының чираттагы темасы булып “Төрки дөнья тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү, саклау һәм төзекләндерү” булачак. Анда Татарстан дөнья төрки җәмәгатьчелегенә Болгар һәм Зөядә тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне өйрәнү һәм торгызуның заманча юлларын тәкъдим итәчәк.

Европа, Русия һәм БДБ илләреннән 40тан артык галим, музей оешмалары җитәкчеләре һәм эшчеләре үз фәнни тикшеренүләрен бәян итәчәк.

Болгар форумы кысаларында ТӨРКСОЙ илләре вәкилләренең II Музей форумы үтәчәк һәм шулай ук төрки цивилизациянең музей эше, туристлык, тарихи һәм рухи өлкәгә караган өч секциядә фикер алышу, рәсми очрашулар каралган.

Бүген Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев һәм Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте фәнни тикшеренү үзәге – ИРСИКА гомум мөдире Халит Эрен катнашлыгында пленар утырыш узачак.

XS
SM
MD
LG