Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Осетия вәкиле яшьләр җыенында Медведевка телләр турындагы канун өлгесеннән зарланды


Казанда рус милләтчеләре милли телләргә каршы урам чарасы үткәрә. 21 апрель 2012
Казанда рус милләтчеләре милли телләргә каршы урам чарасы үткәрә. 21 апрель 2012

Төньяк Кавказ яшьләр форумында катнашучы бер вәкил Русия премьеры Дмитрий Медведевка Русия телләре турындагы канун өлгесенә карата тәнкыйтен белдерде. Татарстан парламенты бу канун өлгесе белән килешмәү карарын Русия җитәкчелегенә элегрәк юллаган иде.

Пятигорскида 12 август Русия премьер-министры Дмитрий Медведев “Машук-2014” Төньяк Кавказ яшьләр форумы вәкилләре белән очрашты һәм шунда Төньяк Осетиядән бер катнашучы “Русия телләре турында”гы канунга үзгәрешләр кертү мәсьәләсен күтәрде. Ул Медведевка үз республикаларында әлеге канун белән килешмәүләрен җиткерде.

“Яңа канун өлгесе Русия халыклары телләре арасында ана телен сайлау мөмкинлеген күздә тота. Бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга кирәк булачагын истә тотып ата-аналар ана теле дип урыс телен сайлаячак, чөнки бу очракта аны укытуга күбрәк вакыт бүленәчәк. Бу исә Русия халыклары телләрен турыдан-туры куркыныч астына куя”, диде форум вәкиле.

Русия премьеры әлеге егетнең сүзләренә колак салып, әлеге канун өлгесен тагын бер кат анализлап чыгарга кирәклеген әйтте.

“Әгәр мондый мәсьәлә күтәрелә икән, димәк аны ныклап өйрәнү таләп ителә. Барысы да әйбәт булса сез бу хакта сорау бирмәс идегез. Әйдәгез бу канун өлгесен тагын бер кат ныклап анализлыйк”, диде Русия премьеры.

Русиянең телләр турындагы канунга үзгәрешләр кертү, әлеге дә баягы урыс теленә игътибарны арттыру, урыс телен дәүләт теле буларак кына түгел, ә ана теле буларак та мәктәпләрдә укыту турында канун өлгесе килгәч, Татарстан аңа каршы чыккан иде.

“Башта без комитетта, аннан соң безнең тәкъдим белән Дәүләт шурасы утырышында каралды. Аннары Татарстан Дәүләт шурасы исеменнән Русия думасына, Русия җитәкчелегенә бу канун өлгесенә каршы булуыбыз турында карарыбызны җибәрдек. Ул канун кабул ителсә, телләрнең тигезлегенә бөтенләй урын калмас иде. Бу бернинди канунга һәм Русия конституциясенә дә сыймый. Без бу мәсьәләдә гел әйтеп килдек һәм киләчәктә дә әйтәчәкбез", дигән иде Азатлыкка Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.

Татар яшьләре форумына килгән җавап
Татар яшьләре форумына килгән җавап

Татарстанда урыс телен дәүләт кенә түгел, ә ана теле буларак та өйрәнү республикадагы урыс милләтчеләренең иң зур хыялы булып тора, чөнки ул очракта татар телен укыту вакыты кыскарып, урыс теленә өстәмә сәгатьләр биреләчәк.

Күптән түгел Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында мәдәният министры Владимир Мединский, Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп, мәгарифтә милли телләр белән чагыштырганда, берсүзсез рус теле өстенлектә булырга тиеш, дип белдергән иде.

Шунда ук Русия думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе Гаджимет Сафаралиев та Путиннан урыс телен ана теле дәрәҗәсенә күтәрүгә ярдәм итәргә сорады.

“Сез, Владимир Владимирович, "Рус теле" федераль максатчан програм кысаларында урыс телен ана теле дәрәҗәсенә күтәрү өчен өстәмә чаралар күрүне сорадыгыз. Әгәр федераль кануннарга, мәгарифтә урыс теле ана теле дәрәҗәсендә дигән үзгәрешләр кертелсә, сезнең күрсәтмәгезне тулысынча үтәп булыр иде", диде ул.

Әлеге утырыштан соң Татар иҗтимагый оешмалары мәктәпләрдә рус теленә сәгатьләр санын тагын да арттыру тәкъдиме белән чыккан өчен Русия мәдәният министры Владимир Мединскийның эштән китүен таләп итәргә җыенуын әйткән иде.

Татар яшьләре форумы да Мединскийга мөрәҗәгать юллады. Бу мөрәҗәгатьтә соңгы вакытта милли телләргә каршы эшчәнлек барганлыгы әйтелә. Инде форумга җавап та килгән. Анда әлеге хатның Русия мәгариф һәм фән министрлыгына юллануы әйтелгән.

Яшьләр форумының рәисе Тәбрис Яруллин: “Без бу фикерләрнең бер яклы гына булуын теләмибез. Башка милли республикаларның да, иҗтимагый оешмаларның да фикерләре ишетелсен дип тырышачакбыз", дигән иде Азатлыкка.

Шулай итеп, Төньяк Осетиянең яшьләре дә бу мәсьәләгә битараф түгел булып чыкты. Төньяк Кавказ форумында Медведевка сорау бирүче хәтта бу канун өлгесенә каршы республикада имза җыю эше баруын әйтте.

XS
SM
MD
LG