Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар оешмалары Мединскийның эштән китүен таләп итәргә җыена


Русия мәдәният министры Владимир Мединский
Русия мәдәният министры Владимир Мединский

Татар иҗтимагый оешмалары мәктәпләрдә рус теленә сәгатьләр санын тагын да арттыру тәкъдиме белән чыккан өчен Русия мәдәният министры Владимир Мединскийның эштән китүен таләп итәргә җыена.

Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында мәдәният министры Владимир Мединский, Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп, мәгарифтә милли телләр белән чагыштырганда, берсүзсез, рус теле өстенлектә булырга тиеш, дип белдерде. 3 июльдә үткән утырышта ул Путиннан Русия мәгариф министрлыгы махсус күрсәтмә әзерләсен дип тә сорады. Мединский фикеренчә, мәктәпләрдә рус теле файдасына чит телләрне укытуны да киметергә кирәк.

Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт оешмаларының чираттагы утырышында бу сүзләре өчен Мединскийны эштән алу таләбе белән мөрәҗәгать кабул итәчәкләрен һәм аны Путинга җибәрәчәкләрен белдерде.

"Мединскийның бу сүзләре милли республикаларга чираттагы һөҗүм әзерләнгәнен күрсәтә. Максатлары – республикаларны бөтенләй бетерергә телиләр. Аның рус шовинисты икәнлеге әллә каян күренеп тора", ди Нуриәхмәт.

Татар халкының милли мәҗлесе рәисәсе Фәүзия Бәйрәмова да бөтен татар иҗтимагый оешмалары исеменнән Мединскийны эштән алу турында мөрәҗәгать әзерләү кирәклеген әйтә.

"Мединскийның бу сүзләре милли телләргә дәүләт исеменнән һөҗүм икәнлеген күрсәтеп тора. Монда милли телләрне юкка чыгару турында сүз бара. Бигрәк тә, безнең республикада татар теле дәүләт теле булганга, аларның күптән инде моңа эчләре яна. Теге яктан да, бу яктан да килеп карыйлар, мондагы урысларны да котырытып карыйлар.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Хәзер дәүләт исеменнән, чит телләргә каршы дигән булып, милли телләрне дә себереп түгәргә уйлыйлар. Тел бетсә – милләт тә бетә. Алар аны бик яхшы белә. Аны бүген министр авызыннан әйттерәләр, иртәгә Русия президенты үзе әйтергә мөмкин", ди Бәйрәмова.

Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, рус теленә генә өстенлекләр бирелсә, милләтара киеренкенлек артырга мөмкин ди.

"Русия президенты Владимир Путин әле күптән түгел генә миләтара мәсьәләләрнең бүген иң мөһим мәсьәлә икәненә басып ясап әйтте. Рус теленә дәресләрне арттырып, мисал өчен, безнең республикада татар теленә дәресләр саны киметелсә, бу Путин сүзләренә каршы килү булачак һәм милләтара кискенлеккә китерергә мөмкин", ди Вәлиев.

Аның сүзләренчә, Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты Мединский белдерүенә карата ниндидер карар әзерләргә ашыкмый. Кулларына бу хакта рәсми документ алган очракта гына аны тикшерәчәкләр һәм җавап әзерләнәчәк.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

"Әгәр рәсми документ булып килеп керә икән, безнең комитет дәрәҗәсендәме, әллә югарырак дәрәҗәдәме, караячакбыз. Берничә ай элек Русиянең телләр турындагы канунына үзгәрешләр кертү, әлеге дә баягы рус теленә игътибарны арттыру, рус телен дәүләт теле буларак кына түгел, ә туган тел буларак та мәктәпләрдә укыту турында канун өлгесе килгәч, Татарстан аңа каршы чыкты. Башта без комитетта, аннан соң безнең тәкъдим белән Дәүләт шурасы утырышында каралды. Аннары Татарстан Дәүләт шурасы исеменнән Русия думасына, Русия җитәкчелегенә бу канун өлгесенә каршы булуыбыз турында карарыбызны җибәрдек. Ул канун кабул ителсә, телләрнең тигезлегенә бөтенләй урын калмас иде. Бу бернинди канунга һәм Русия конституциясенә дә сыймый. Без бу мәсьәләдә гел әйтеп килдек һәм киләчәктә дә әйтәчәкбез. Министрның мондый белдерүенә иҗтимагый оешмалар да, татар конгрессы да җавап бирергә тиеш", ди Вәлиев.

Федераль автономия һәм татар конгрессы җитәкчеләре дәшми

Русия татарларының федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ирек Гыйлметдинов та, Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та Мединскийның бу сүзләренә карата фикер белдермәде.

Азатлык Закиров белән элемтәгә керде. Конгресс җитәкчесе русча "янымда кешеләр бар" диде дә, телефонын ташлады. Бүтән шалтыратуларга телефонын алмады.

Федераль автономия рәисе Ирек Гыйлметдинов Казанда. Ул сишәмбе булачак Дәүләт шурасы утырышында да катнашачак. Казандагы кабул итү бүлмәсендә телефонны аның ярдәмчесе Елена Кривцова алды. Сүз башлауга ул: "Үтенечегезне җиткерербез, үзебез шалтыратырбыз", дип Азатлык телефонын язып алды. Сүзнең Мединский белдерүе турында икәнлеген белгәч, "Гыйлметдиновның һәр минуты язылган, сөйләшә алырсыз микән, әйтә алмыйм", диде. Икенче тапкыр шалтыратканда дүшәмбе дә, сишәмбе дә Гыйлметдиновның вакыты бик тыгыз икәнлеген генә белдерде.

XS
SM
MD
LG