Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себердә "федеральләштерү" чарасы активистларын тоткарлыйлар


Новосибирскида "Себерне федеральләштерү өчен" дип аталган чараны оештырырга теләүчеләрнең берсе – Константин Еременко тоткарланган. Шимбә үткән “Национал-большевистская платформа” корылтаенда тоткарланган Алексей Баранов һәм Александр Атабаевтан Тикшерү комитетында сорау алу башлана.

Элегрәк Русия мәгълүмат чаралары Новосибирски хакимиятләре 17 августка билгеләнгән "Себерне федеральләштерү өчен" дигән йөршне үткәрергә ризалык бирмәгәнен хәбәр иткән иде.

Соңгы көннәрдә Новосибирскида яшәүче активистлар билгесез кешеләрнең янауларын хәбәр иткән иде. Үзләрен ФСБ хезмәткәрләре дип белдерүчеләр аларның туганнарына, якыннарына шалтыраткан. Баранов теркәлгән фатир ишеге төбендә аның әти-әниләре сарык башына юлыккан.

Алтай өлкәсендә активист Михаил Пулин тоткарланган. Дус кызы белән юлда машинага үтыру өчен кул күтәреп торганда аны полиция тоткарлый һәм телефон урлаган дип гаепләү белдерә.

Краснодарда "Кубаньне федеральләштерү өчен"не оештыручы Дарья Полюдованы вак хулиганлыкта гаепләп тоткарлаганнар.

Федеральләштерү тарафдарлары Русия төбәкләренә киң автономия таләп итә. Активистларның бу эшчәнлеге сепаратизмга чакырган өчен җәза катыланган вакытка туры килде. Роскомнадзор социаль челтәрләрдәге "Федеральләштерү өчен" төркемен бикләде.

XS
SM
MD
LG