Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берлинда очрашу Украина вазгыятенә чишелеш китермәде


Франция тышкы эшләр министры Лоран Фабиус (с), Украина тышкы эшләр министры Павел Климинкин, Германия тышкы эшләр министры Франк-Вальтер Штайнмайер, Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров
Франция тышкы эшләр министры Лоран Фабиус (с), Украина тышкы эшләр министры Павел Климинкин, Германия тышкы эшләр министры Франк-Вальтер Штайнмайер, Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров

Берлинда Украина, Русия, Германия һәм Франция тышкы эшләр министрларының Украинадагы вазгыятьне җайга салуга багышланган биш сәгатькә сузылган сөйләшүе нәтиҗәсез тәмамланды.

Германия тышкы эшләр министры Франк-Вальтер Штайнмайер дүшәмбе төнендә тәмамланган сөйләшүләрне "авыр" булды, шулай да ул бу очрашуда катнашучылар алга китешкә ирешә алды, дип белдерде. Яклар сөйләшүләрне дәвам итәргә килеште. Штайнмайер чираттагы очрашу сишәмбе булырга мөмкин, дип тә әйтте. Ул Украинада кан коюны туктату төп максат икәнлеген белдерде.

Украина тышкы эшләр министры Павел Климинкин белдерүләр ясамады, әмма Твиттерда: "Биш сәгать катлаулы сөйләшүләр. Күрәсең, урыныннан кузгату өчен күп тапкырлар биш сәгать кирәк”, дип язды. Климкин Берлиндагы сөйләшүдә Киевның компромисска бармавын да белдерде.

Әлеге рәвештә очрашу икенчесе булды. 2 июльдә ике сәгатьлек сөйләшүләрдән соң уртак декларация әзерләнеп, анда яклар Украинада тынычлыкка ирешү өчен йөкләмәләрне кабул иткән иде.

XS
SM
MD
LG