Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Бекиров: "Казан Кырымда кулыннан килгәнен эшләде"


Надир Бекиров БМОның асаба халыклар форумында. 18 май 2014
Надир Бекиров БМОның асаба халыклар форумында. 18 май 2014

Кырымдагы асаба халыкларны өйрәнү һәм ярдәмләшү фонды президенты Надир Бекиров Азатлыкка Кырым-Казан мөнәсәбәтләре турында сөйли.

Кырымдагы асаба халыкларны өйрәнү һәм ярдәмләшү фонды президенты Надир Бекиров Азатлыкка биргән әңгәмәнең икенче өлешендә Кырым-Казан мөнәсәбәтләре һәм халыкара оешмаларның кырымтатарларга карашы хакында сөйли. (Әңгәмәнең беренче өлеше)

– Март аенда Кырымда барлыкка килгән вазгыятьтә Татарстан җитәкчелеге, шәхсән президент Рөстәм Миңнеханов Кырымга килеп Кырым Югары Радасы, Мәҗлес арасында диалог булдырырга шактый көч куйган иде. Миңнеханов тугандаш кырымтатар халкына булышырга тырышты, ул моны чын күңелдән эшләде, ләкин Кырым Югары Радасыда, Мәҗлестә бу инициативаны тора-бара дискредитацияләделәр дияргә мөмкин. Сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз, гомумән, бу вазгыятьтә Татарстанның роле нинди иде сезнеңчә?

– Мин әйтер идем, Татарстан бу вазгыятьтә кулыннан килгән кадәр бөтен нәрсәне эшләде. Татарстанның Кырым мәсьәләсендә, бөтенрусия сәяси аланында тәэсире җитәрлек булмаганга Татарстан бу мәсьәләдә хәлиткеч йогынты ясый алмады. Мин кырымтатарлар һәм Казан татарлары арасында хезмәттәшлек төрле формаларда, даими рәвештә дәвам итәчәк һәм гадәти эшкә әйләнер дип өмет итәм. Ягъни, ике як өчен дә бу эш экзотика рәвешендә түгел, ә көндәлек ихтыяҗ һәм чынбарлыкка әверелергә тиеш. Ләкин Кырым Югары Радасы да, Мәҗлес тә бу мөмкинлектән файдалана алмадылар.

– Татарстан президенты кырымтатар вәкилләренә Кырым хакимиятләрендә 20% квота тәэмин итүдә зур өлеш кертте. Кызганычка каршы бу карар үтәлмәде һәм президентның монда гаебе юк кебек. Кырым Югары Радасы шулай итеп Миңнехановны уңайсыз хәлгә куйды. Икенче яктан кырымтатарларның бер өлеше Татарстанны “Мәскәү кулы” дип шикләнеп кабул итте. Сез моны ничек бәялисез?

Надир Бекиров БМОның асаба халыклар форумында
Надир Бекиров БМОның асаба халыклар форумында

– Татарстан президенты бу партнерлар белән – булсын Кырым Югары Радасы, булсын Мәҗлес вәкилләре – иң изге теләкләр белән сөйләшергә барганда нинди контингент, нинди фикердә булган, нинди принципларда торган кешеләр белән сөйләшәчәген күз алдына да китерә алмый иде. Ул бу мәсьәләне хәл итә алырлык мәсьәлә дип кабул иткендәр, чөнки ике як та аңа ниндидер вәгъдәләр бирде. Вәгъдәләр президентка бирелгәндә президент чын күңелдән бу вәгъдәләр үтәлер дип ышана. Ә инде аның Кырымдагы партнерлары сөйләгәннәрен эшләре белән исбатларга күнекмәгәне, йә биргән сүзләреннән җиңел генә кире кайтырга, йә аны үзгертергә өйрәнгәннәре алар өчен бер нәрсә түгел. Бу әлбәттә Татарстан президентының гаебе түгел дип уйлыйм. Бу еллар буе барлыкка килгән Кырымдагы чынбарлык. Аның өчен Кырымда хакимият ни өчен гел алмашып тора, сүзендә тормый дигән Казан дусларымның сорауна мин, әгәр дә Кырымда җитәкчелек иткән хакимиятләр Казанда яшәсә иделәр, алар шулай ук Казан татарларының хаклары торгызылуына да каршы булырлар иде, дип җавап бирә идем. Аларның үзләрен тотышы безнең өчен сюрприз булмаса, Татарстан өчен Кырымдагы хәлләр сюрприз булгандыр, чөнки казанлылар Кырымда еллар буе нинди процесслар барганын һәм хәзер нәрсә булганын белми.

– Мондый вазгыять Кырым һәм Казан татарларының тарихи, элек-электән булган тугандаш мөнәсәбәтләренә начар тәэсир итмәсме икән?

– Кырым һәм Казан татарларының бик тирән тарихи багланышлары бар, ләкин соңгы 100 елда бу тамырларны балта белән шактый турадылар, кистеләр. Аның өчен аларга зыян китерделәр дип әйтә алмыйм, чөнки чынбарлыкта алар соңгы 100 елда юк иде. Аның өчен бүген бу эләмтәләрнең торгызылуына комачаулый алалар дияргә кирәк, ләкин мин ышанам, социаль-мәдәни, иҗтимагый, кешеләр арасындагы элемтәләр дәвам итәчәк. Мин беләм, кырымтатар яшьләре татар яшьләре форумында катнашалар, мин өмет итәм, бу процесслар дәвам итәчәк һәм алар алга таба, аерым сәяси акцияләрдән дә мөһимрәктер.

– Татарстанның Кырым сәясәтендә март-апрель аендагы роленә караганда хәзер аның роле ничектер икенче планга күчкән кебек. Мәскәү кырымтатар мәсьәләсен Татарстан аша түгел, ә күбрәк Кырымның җитәкчелеге белән турыдан-туры “хәл итү” юлына баскан кебек тоела. Моның сәбәпләре дә билгеле. Бер яктан Кырым хакимияте Татарстан җитәкчелеге катнашында кабул ителгән карарларны, биргән вәгъдәләрне үзе үтәмичә Татарстанның кырымтатар мәсьәләсендә “үңышсызлыгын” Мәскәүгә күрсәтергә тырышкан булса кирәк, икенчедән, Татарстан Кырым хакимияте алдында кырымтатар мәсьәләсендә, һичшиксез, телибезме, тәләмибезме, бер химәяче кебек күренде. Ә Кырым хакимиятенә Мәскәү алдында татарларны химәя итүче кирәкми. Аның өчен март аенда, катлаулы вазгыятьтә Татарстан бик кирәк булган булса, тора-бара республиканы бу мәсьәләдән читләштерү максаты алга чыккан булса кирәк, бу сәясәтне Мәҗлес җитәкчелеге дә вакытында аңлап бетермәде. Нәтиҗәдә ике тугандаш халык арасында башланган диалогка икенче сәяси көчләр тыкшынды дияргә мөмкин. Монда Татарстан җитәкчелегенең гаебе юктыр, шулай түгелме?

– Әлбәттә, соңгы вакытта Татарстан Кырымдагы сәяси процесстан бөтенләй чыгарылды дип әйтеп булмый, ләкин ул ниндидер дәрәҗәдә бу процесстан читләштерелде дияргә мөмкин.

"БМО кырымтатар мәсьәләсенә игътибар итә башлады"

– Надир, сез төрле халыкара оешмалар, хәтта БМОның комитетлары белән даими элемтә тоткан кеше. Кырымтатарларның язмышына, хәзерге шартларда, алар ничектер уңай тәэсир итә аламы?

– Элек булганы кебек, бик күп нәрсә кырымтатарларның активлыгына бәйле. Хәзер Кырымда киеренке вазгыять, конфликт килеп чыгу хәвефе барлыкка килгәндә БМОның структуралары, ниһаять, кырымтатар мәсьәләсенә җитди игътибар итә башлады.

– Нәрсәдән чыгып сез мондый нәтиҗә ясыйсыз?

​– БМОның генераль сәркатибе Кырымда эшләгән миссияләрнең бөтен хисапларында соңгы вакытта, беренчедән, кырымтатарлар белән бәйле кайбер мәсьәләләр аерым карала. Икенчедән, алга таба тора-бара кырымтатар халкы мәсьәләсе ул Кырымның асаба халкы мәсьәләсе дигән басым ясала. Әлбәттә, миңа оппонент булган кайберәүләр, кая ул БМО документларында кырымтатар халкы – асаба халык дип язылган, диләр, ләкин алар БМОның структуралары ничек эшләгәнен белмиләр. Хәзер БМОның хисапларында кырымтатарларның мәсьәләсе даими асаба халыклар тематикасына кертелә. Мәсьәлән, июнь ае хисабында “Асаба халыкларның хаклары” дигән бүлек бар. Анда кырымтатарларның вазгыяте хакында сүз бара.

– Кызганычка каршы, соңгы вакытта, БМО кабул иткән карарлар вазгыятькә тиешле дәрәҗәдә, аерым алганда, илләрдәге эчке вазгыятькә, шул исәптән Украинага тәэсир итә алмый. Кырымтатар мәсьәләсе Украинада күптән тора бит.

– Чөнки Мәҗлеснең җитәкчелеге 2000нче еллардан башлап бу тематика халыкара оешмаларга барып җитмәсен дип бөтен нәрсәне эшләдә.

– Ни өчен?

– Чөнки алар Украинага эшләп үзләренең карьераларын эшләдәләр, ягъни үзләренең карьерасын Украина дәүләтендә. Ә даими систематик рәвәштә кырымтатарларны дискриминацияләгән Украина дәүләтенә кырымтатар мәсьәләсенең яңгыравы кирәкми иде.

XS
SM
MD
LG