Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донецки парадының мәхкәмәдә хөкем ителүе икеле


Донецкида сугыш әсирләрен халыкка күрсәтергә алып чыгу
Донецкида сугыш әсирләрен халыкка күрсәтергә алып чыгу

Халыкара хокук белгечләре атна ахырында Донецкида сугыш әсирләрен халык алдында мәсхәрәләгән сепаратист сугышчыларны халыкара мәхкәмәгә тарту җиңел булмаячак, ди.

Атна ахырында Украинадагы Русия яклы сепаратист сугышчылар әсир итеп алынган украин хәрбиләрен Донецки урамнарына мәсхәрә парадына алып чыкты. Аларны пычаклы мылтыклар тоткан сугышчылар саклап барды. Моны карарга чыккан халык төркеме әсирләрне мыскыллап әшәке сүзләр кычкырды, аларга чүп атты.

Бу хәл бик күпләрне шаккатырды. Кеше хокукларын яклаучылар моны әcирләргә мөнәсәбәтне билгеләүче Женева конвенцияләрен бозу дип атады. Әмма халыкара канун белгечләре бу гамәлне сугыш җинаяте буларак җавапка тарту-тартмау мәсьәләсе бик үк ачык түгел, ди.

Лос-Анжелестагы Лойола хокук мәктәбенең халыкара хокук белгече Дэвид Глэзиер бу билгесезлек Украинадагы низагның үзен ничек бәяләүгә бәйле, ди.

Женева конвенцияләрендә билгеләнгән ватандашлар сугышы кагыйдәләре әсирләрнең кешелек абруен түбәнсетүне, аларны түбәнсетү һәм мәсхәрәләүне тыя. Аерым илләр арасындагы сугышлар турында кагыйдәләр исә әсирләрне мыскыллауны, халык тамашасына чыгаруны тыя.

24 августта Донецкида узган мәсхәрә парадында боларның барысы да булды.

"Әгәр дә бу халыкара кораллы низаг икән, чыннан да, моның Женева конвенциясендә язылган хокук бозу булуы ачык күренә. Монда проблем шундый ки – әгәр дә бу халыкара кораллы низаг түгел икән, моны килешүдә язылган хокук бозу кысаларына кертү авыр булачак. Сүз "кешелек абруен түбәнсетү" турында бара. Эш шул дәрәҗәгә җиткәнме, юкмы, бик ачык түгел", ди Глэзиер.

Женева конвенцияләренең үтәлүен күзәтүче Халыкара кызыл хач комитеты Украинадагы сугышны халыкара низаг дип санамый. Әмма шул ук вакытта Киев һәм Көнбатыш илләре Русияне Украинаның көнчыгышындагы сугышчыларга корал белән һәм башкача ярдәм итеп килүдә гаепли. Мәскәү бу гаепләүләрне кире кага.

Кейз көнбатыш резерв университетының юридик факультетын җитәкләүче Майкл Шарф, бу низаг Украина белән Русия арасындагы сугыш дип бәяләнгән очракта да, "җәмәгатьчелек тамашасына чыгару" бит ул "ният белән үтерү" яки "җәзалау һәм рәхимсез мөнәсәбәт" кебек зур җинаять түгел, ди. "Шуңа күрә, бу борчу тудыра торган нәрсә булса да, җинаять эшен шушы нигездә генә алып барып моның нигезендә Русияне, мисал өчен, Халыкара җинаятьләр мәхкәмәсенә тартып булыр дип исәпләмим", диде.

Халыкара җинаятьләр мәхкәмәсе килешүләрен Русия дә, Украина да, Кушма штатлар да имзаламады. Шулай да Киев Украинада 2013 елның 21 ноябреннән алып 2014 елның 22 февраленә кадәр булган җинаятьләргә карата әлеге мәхкәмә юрисдикциясен таныды.

Шарф фикеренчә, соңрак булган хәлләрне, шул исәптән Донецки парадын да әлеге мәхкәмә юрисдикциясенә кертү өчен өстәмә декларация тапшыру кирәк булачак.

Шулай да хокук яклаучылар әсирләр тамашасын Женева конвенциясен бозу дип бәяли. Human Rights Watch хокук яклау оешмасының мөдир урынбасары Рэйчел Денбер Twitterда бу парадны Женева конвенциясенең өченче маддәсендә язылган "кешелек абруен түбәнсетүче һәм мыскыллаучы мөнәсәтәбәт" дип бәяләде.

Human Rights Watchның Мәскәү бүлеге башлыгы Татьяна Локшина да шундыйрак бәя бирде. "Бүгенге Донецкидагы сугыш әсирләре парады дип аталган бу чара кешелеклелек күзлегеннән караганда җирәнгеч гамәл генә түгел, ә халыкара һуманитар хокук бозу булып тора", диде Локшина.

XS
SM
MD
LG