Accessibility links

Кайнар хәбәр

Порошенко һәм Путин Минскида очрашып сөйләшергә мөмкин


Владимир Путин (с) Петр Порошенко
Владимир Путин (с) Петр Порошенко

Минскида Украина, Европа Берлеге һәм Таможня берлегенә кергән илләр (Русия, Беларус, Казакъстан) вәкилләре очраша. Әлеге очрашу вакытында Украина президенты Петр Порошенко һәм Русия президенты Владимир Путин да күрешеп сөйләшергә мөмкин дип белдерелә.

Порошенко һәм Путин беренче такыр 6 июньдә Нормандиядә очрашып 15 минут сөйләшкән иде. Минскидагы очрашу мөмкинлеген Кремль дә кире какмады. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков сугышны туктату һәм Украинаның көнчыгышында һуманитар вазгыять төп темалар булу мөмкинлеген әйтә. Аның сүзләренчә, президентлар, Киев Европа Берлеге белән килешү имзалый калганда, бу адымның икъдисадый якларына да тукталырга мөмкин.

Украина тышкы эшләр министры Павел Климкин әлеге очрашу хакында Твиттерда: “Мински катлаулы булачак. Әмма без дипломатик сугышка әзер. Президент карары нык”, дип язды.

Беларус президенты Александр Лукашенко Таможня берлеге саммитын кабул итә. Бу очрашуда әлеге оешманың өченче әгъза иле лидеры Нурсолтан Назарбаев та катнаша. Минскидагы сөйләшүләргә Европа Берлегенең тышкы сәясәт вәкиле Кэтрин Эштон, энергетика комиссиясе башлыгы Гюнтер Эттингер, сәүдә өчен җаваплы Карел де Гюхт та чакырылган.

XS
SM
MD
LG