Мариуполь тирәсендә бәрелешләр дәвам итә
Украина мәгълүмат чаралары белдерүенчә, илнең көньяк-көнчыгышындагы Мариуполь шәһәре тирәсендә сугыш дәвам итә. Бүген иртән снарядлар белән утка тоту тавышлары ишетелгән. "Азов" батальоны матбугат хезмәте, сугыш шәһәрдән 10-15 чакрым ераклыкта бара, Мариупольгә куркынычы юк дип белдерә. дәвәм
Мариупольдә сугышка каршы чарада меңнәрчә кеше катнашты
4 сентябрь Украинаның Мариуполь шәһәрендә биш меңләп кеше үзәк мәйданга чыгып "Украинага дан! Каһарманнарга дан!" дигән шигарләр кычкырды, украин гимнын җырлады.
Сепаратистлар Мариупольгә һөҗүм итеп карады
Русия армиясе ярдәмендә көчәеп китеп Украина хәрбиләрен чигенүләргә дучар иткән сепаратистлар соңгы айларда Донецки өлкәсенең административ үзәге булган Мариуполь шәһәренә һөҗүм башлады.
Берничә данә танк һәм хәрби техника катнашкан һөҗүмне Украина хәрбиләре һәм аларга ярдәм итүче шәһәр кешеләре кире кайтарган. Берничә танк сафтан чыгарылган.
Хәрбиләр моны Мәскәү яклы сугышчыларның чын һөҗүме түгел, ә украиннарның ныклыгын һәм ничек урнашуын тикшерү максатындагы бер чара дип санауларын белдерде.
Бер атна каты бәрелешләрдән соң Украина гвардиясе көчләре Луһански янындагы Новосвитливка авылын Русия яклы сепаратистларга калдырып китте. Хәбәрчебез Андрей Бабицкий 3 сентябрь төшергән видеода җимерелгән мәктәп һәм авыл тирәсендә ташланган хәрби техника калыдыклары күренә.
3 сентябрь Украинаның Днепропетровски шәһәрендә август аенда Донецки янындагы Иловайски шәһәрендә Русия яклы сепаратистлар белән бәрелешләрдә һәлак булган Днипро батальоны сугышчыларын искә алдылар.
Украинаның Донецки өлкәсендә Русия хәрбиләре булышлыгы белән сугышчылар Украина армиясен чигерә барганда Мариупольдә яшәүче кешеләр шәһәрне сепаратистлардан сакларга әзерләнә. Ихтыярилардан төзелгән "Азов" батальоны әгъзалары аларны корал тотарга өйрәтә.
Азатлык/Азат Европа Радиосы хәбәрчесе Андрей Бабицкий Донецки янындагы Писки авылында Русия тарафлы сепаратистлар ныгытмасында булып кайтты. "Восток" батальоны сугышчысы әйтүенчә, Донецки өлкәсенең Украина контролендәге өлешен басып алу өчен аларның "җитәрлек коралы һәм тәҗрибәсе" бар.
Русия һәм Украина президентлары Владимир Путин һәм Петро Порошенко телефон сөйләшүендә Украинаның көньяк-көнчыгышындагы низагны чишү юллары турында фикер алышты, дип хәбәр итә Русия президентының матбугат вәкиле Дмитрий Песков. Ике президентның кризистан чыгу юллары турында карашлары бер-берсенекенә туры килә, дип өстәде ул.
Путин һәм Порошенко Донбасста утны туктату юллары турында сөйләшкән, дип хәбәр итә Интерфакс агентлыгы.