Accessibility links

Кайнар хәбәр

30 августта Чаллыда ишәкләр дә, салют та булды


Чаллыда 30 августны "Чәчәкләр фестивале" буларак бәйрәм иттеләр. Халык чәчәк бизәкләре белән хозурланды, балаларын ишәккә утыртып йөртте. Бәйсезлек декларациясе искә алынмады.

Әлбәттә, халык мәйданга Татарстан бәйсезлеге турында декларация кабул итү көнен билгеләп үтәргә җыелмады. Соңгы елларда нәкъ шушы көнне монда чәчәкләр бәйрәме уздырыла. Ә быелгы бәйрәмгә "Чәчәкләр фестивале" дигән исем бирелде.

Быелгы бәйрәм дөнья халыкларындагы паркларны, бакча ландшафтларын чагылдыруга, тасвирлауга багышланган иде.

Шунысы да күзгә ташланды, матбугат чаралары хәбәрләренә караганда, хәзер 30 августка кайда нинди истәлекле дата, көн бар, шуны бәйрәм итү гадәткә кереп бара. Мәсәлән, Саба районындагы Шәмәрдән бистәсендә бу көнне тимер юл вокзалы ачылуның 100 еллыгын билгеләп үттеләр, кайдадыр балыкчылар ширкәте оешуга 75 ел тулган. Әмма Татарстанда бәйсезлек турында декларация кабул ителгән көн дигән шигарьләрне, чыгышларны ишетергә туры килми.

Шулай да Чаллыдагы чәчәкләр бәйрәменә килгән Татарстан сәнәгать министры Равил Зарипов президент Рөстәм Миңнехановның котлавын ирештергәндә, "республика көне" белән дигән сүзләр дә ишетелде. Шуның белән бетте. Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев башка елларда бу көндә мәйданда "шәһәр көне" бәйрәме белән дип, оран салса, быел анысын әйтмәде. Түрәләр чыгышларының байтак өлешен булачак сайлауга да багышлады, чаллыларны бу сәяси чарада актив булырга чакырдылар.

Мәйданда "Азатлык" радиосының даими тыңлаучысы Әнүрбик Гөбәйдуллин да очрады. Аның бу көнне "Азатлык" мәйданында татар милли күренешләре, чалымнары, милли рух эзләп йөреше булган икән. "Кайда соң монда безнең 30 августны бармак очы кадәр булса да тасвирлаган берәр нәмәкәй, бармы, күрдегезме?" дип кызуланып мөрәҗәгать итте ул безгә. Һәм алга таба тагын да татарга кагылышлы язулар, чыгышлар, композицияләр эзләп китеп барды. Таба алгандырмы, билгесез.

Чәчәкләр бәйрәмендә "Иң яхшы җыештыручы", "Иң яхшы сантехник" исеменә лаек булганнарга бүләкләр дә тапшырылды. Алар арасында җиңүчегә Кырымга барып ял итәргә юллама бирелүен дә белдерделәр. Менә шушы чыгышлар, котлаулар барышында да, аннан соң да "Азатлык" мәйданы үзәгендә кайбер эшмәкәрләр балаларны ишәкләргә, дөяләргә атландырып, ишәк җигелгән арбаларга утыртып акча эшләү җаен да карадылар.

Моңа кадәр 30 август хөрмәтенә салют бирелгәне юк иде. Быел кичке якта беренче тапкыр салют атылды. Шулай ук Игорь Лерман җитәкчелегендәге "Провинция" оркестры озаклап үз тамашасын тәкъдим итте. 31 агустта да "Азатлык" мәйданында фестиваль дәвам итте.

XS
SM
MD
LG