Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски өлкәсендә ике яңа мәчет ачылды


Козгын авылы мәчете
Козгын авылы мәчете

Омски өлкәсе үзәгеннән 500 чакрымга якын ераклыкта урнашкан Тәбриз районының Козгын һәм Кипо-Кулар авыллары мөселманнары мәчетле булды.

Омски өлкәсенең татар авылларында барысында диярлек мәчетләр яисә халык җыелып намаз укый торган йортлар бар. Бүгенге көндә өлкәнең татар һәм казакъ авылларында иллегә якын мәчет эшли. Якынча аларның яртысы Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсенә, икенче яртысы Себер ягы мөселманнары мөфтиятенә карый.

Моннан ике ел элек Усть-Ишем районының Илчебага авылында мәчет ачу тантанасында Руслан хәзрәт Вахитов, ул вакытта Руслан хәзрәт Тәбриз районының Тау авылы мулласы вазифасында иде, 2014 елда ике авылда мәчет төзеләчәге, август аенда ачылу тантанасы булачагы турында белдергән иде. Дөрестән дә, бу ниятләр тормышка ашты – районның Козгын һәм Кипо-Кулар авылларында мәчетләр төзелеп сафка басты.

Ике авылда да мәчетләр бары тик иганәчеләр ярдәме һәм авыл халкы көче белән төзелде. Козгында мәчет өчен эшмәкәр ханымнар Клара Абдулина и Мария Казарова төзелеп беткән йортларын тапшырдылар. Клара ханымның гаиләсеннән дүрт кеше янгында һәлак булган, яшәгән йортлары да көлгә әйләнгән, яңасына ут тимәгән. Шул йорт мәчет булсын, дип карар кылдык, ә инде манара эшләү, түбәсен яңартып ябу, кайбер эчке эшләрен башкару авыл халкының үз өстендә булды, ди Клара Абдулина.

Оештыру эшләрендә дә, төзелештә дә көн-төнне аямыйча эшләүче Руслан хәзрәт Вахитов булган, аның төп ярдәмчесе Козгын авылының мөселман оешмасы рәисе Рөстәм Махьяновның тырышлыгы да зур булган. Мәчетләр төзелешенә ярдәм сорап тирә-як авылларда һәм Омскиның Хәер-Ихсан мәчетендә игъланнар бирелгән. Рөстәм Махьянов сүзләренчә, халык ярдәмгә бик теләп алынган, хәтта бүгенге көндә Татарстанда, Пермь шәһәрендә яшәүче якташлары да берникадәр суммалар күчергәннәр, тиз арада 202 мең 50 сум күләмендә акча җыелган. Бик зур булмаган пенсия хисабына гына яшәүче өлкән апалар да өлешләрен керткәннәр.

Козгында әзер йортны мәчет итеп төзеп бетерсәләр, Кипо-Куларда төзелеш буш урында башланган. Беренче бүрәнә 2013 елның беренче июнендә салынган. Шулай, бер елдан артык кына вакыт эчендә, күркәм бина барлыкка килеп, манара куелып, койма белән әйләндереп алынган һәм 24 август көнне күпсанлы кунакларны каршы алырга әзер булган.

Кунаклар тирә-як авыллардан, Омскидан, өлкәнең Тара, Усть-Ишем районнарыннан, Төмән өлкәсеннән һәм башка яклардан килгән иделәр. Ике авылда да мәчет ачылышына 600-700дән артык кеше җыелды. Мәчет ачу тантанасын Тәбриз районы баш мөфтие Руслан хәзрәт Вахитов ачып җибәрде. Рәсмиләрдән район хакимиятенең мәдәният бүлеге рәисе Руслан Бариев, район башлыгы урынбасары Александр Кравцов тәбрикләү чыгышлары ясады.

Вәгазьләр, тәбрикләү сүзләре белән Төмән шәһәренең мөселман оешмасы рәисе урынбасары Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, Омскидан "Иман" мәчете имамы Әлфир хәзрәт Әхәтов, Хәир-Ихсан мәчете имамы Жаксылык хәзрәт Аспанов, Тара шәһәре имамы Әхмәтратип хәзрәт Әхмәтов, Омскиның өлкәннәр шурасы рәисе Фәрхат Сәгъдиев, Тәбриз районының Ташаткан авылы имамы Рамазан хәзрәт Урманов Байбы авылы мәчете рәисе Раиф Янбаев, Төмән өлкәсенең Сәбәнәк авылы мөселман оешмасы рәисе Роза ханым Яхина һәм башкалар тәбрикләү сүзләре белән чыгышлар ясадылар, бүләкләр тапшырдылар.

Имамнар үз вәгазьләрендә ислам дине кануннары буенча яшәүнең зарурлыгы турында аңлату белән беррәттән туган телне саклауның әһәмиятен ассызыклап сөйләделәр, намазларны мәчетләрдә укуның мәгънәсен аңлаттылар, халыкны тәртипкә, иманга өндәделәр.

Мәчетләр ачу тантанасының мәдәни өлеше дә уйланылган иде. Омски, Усть-Ишем, Тәбриз районыннары үзешчән артистлары чыгышлары мәчет ачу тантанасына чаклы оештырылды. Козгын авылында сәхнә мәчеттән ерак түгел урында корылган иде һәм вәгазьләр дә, концерт та тавыш көчәйткечләр куелган сәхнәдә барды. Кипо-Кулар авылында концерт мәчеттән 100-120 метр ераклыкта, клуб янындагы мәйданда булды.

Мәчетләр ачылу ике авыл халкы өчен зур тарихи вакыйга да, үзе бер зур бәйрәм дә булды һәм концерт программалары белән баетылып тагы да күркәмерәк күренешкә әйләнде. Инде яңа мәчетләр буш тормасын, халык җомга көннәрне генә түгел, һәркөнне намазларын мәчеттә укысын – чыгыш ясаучыларның һәммәсе диярлек шундый теләкләр белдерде. Мәчет ачу тантанасы үткәннән соң ике авылда да халыкны авыл хатын-кызлары әзерләгән бихисап нигъмәтләр белән сыйладылар. Өстәлләрдәге барлык ризыклар да авыл халкы көче белән булдырылган иде.

Мәчетләр ачу тантаналарында катнашкан «Умырзая» ансамбле бер уңайдан кичләрен Тәбриз районының тагы өч авылында – Таулы Айда, Байбыда һәм Отызда концертлар куйды, тамашачыларның көчле алкышларын яулады, тирән рәхмәтләрен ишетте. Соңгы концертын бу сәфәрдә «Умырзая» ансамбле Отыз авылында куйды. Кичкә таба умырзаялылар кайтыр юлга чыктылар, авыллар арасының асфальтсыз, сикәлтәле юлларын үтүгә өч көн кояшлы торган һава торышы бозылды, коеп яңгыр ява башлады. Яңа мәчетле, догалы авылларны табигать тә чистартты кебек.

XS
SM
MD
LG