Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда III "Якупов укулары" үтәчәк


Пәнҗешәмбе көнне Русия ислам институтында "Якупов укулары" исемле фәнни-гамәли конференция үтәчәк. 2012 елның июль аенда террор һөҗүмендә атып үтерелгән Вәлиулла хәзрәт Якупов истәлегенә багышланган әлеге фәнни-гамәли җыен инде өченче тапкыр 4 сентябрь, аның туган көнендә үтәчәк.

Чарата Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, дин белгечләре катнашачак.

Узган елгы җыен нәтиҗәсендә "II Якупов укулары" исемле җыентык дөнья күргән. Әлеге җыентыкка 2013 елның 4 сентябрендә уздырылган дини, фәнни чарада катнашучыларның чыгышлары тупланган.

XS
SM
MD
LG