4 сентябрьдә Русия ислам университетында “Якупов укулары II” дип аталган фәнни-гамәли конференция ачыла. Бу чарада дини оешмаларның вәкилләре, җәмәгать һәм фән эшлеклеләре, ислам уку йортлары мөгаллимнәре катнашачак. Укулар узган ел фаҗигале төстә һәлак булган Вәлиулла хәзрәт Якупның тууына 50 яшь тулу уңаеннан үткәрелә.
1963 елның 4 сентябрендә дөньяга килгән Вәлиулла Якупов – йөздән артык китап авторы, "Иман” ислам мәдәнияте үзәгенә нигез салучы. "Иман” нәшриятының мөхәррире, шулай ук 1993 елдан башлап "Мөхәммәдия” мөселман мәдрәсәсен тернәкләндереп җибәрүче. Аның җитәкчелегендә XVIII йөзнең тарихи һәйкәле – Апанай мәчете торгызылды.
Тарих фәннәре кандидаты Вәлиулла хәзрәт Апанай мәчете имам-хатыйбы, Татарстан җәмәгать пулаты әгъзасы, диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире, фәннәр академиясенең ислами тикшеренүләр үзәге фәнни хезмәткәре иде, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.