Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфти хәзрәтнең руханиларга нәсыйхәте


100 ел элек чыккан газетлар арасында "Кояш" басмасы
100 ел элек чыккан газетлар арасында "Кояш" басмасы

"XX гасыр башы татар матбугаты" исемле шәлкемдә Азатлык бер гасыр элек татар газет-журналларында басылган язмалар белән таныштыра. Әлеге язмаларның күпчелеге хәзерге чорга да аваздаш кебек. 1914 елда Кояш газетында Оренбур мөфтие Мөхәммәдьяр Солтановның мөселманнарны сугышка өндәве басылган.

Мәгълүмегез, сөекле ватанымыз Русиягә бу көннәрдә бик зур бәла вә каза ишекләре ачылып торадыр: күршемездә булган ике олуг падишаһлыклар – Германия белән Австрия хөкүмәтләре безгә сугыш ачып, ватаныбызга һөҗүм итеп сугыша башладылар. (Чынлыкта Русия православ сербларны яклап сугышка үзе барып кушыла – ред.)

Сугыш, димәк, бер Аллаһ бәндәләре вә бер адәм балалары берсе берсен үлтерешмәк, мал-милекләрен талашмак, ватаннарын харап вә һәлак итешмәк булганга, элеккеге заманнарда да никадәр куркынычлы вә афәтле эш иде. Моның өстенә инде бу заманнардагы чамасыз олуг куәтле вә чиксез күп үтерүче вә ниһаятьсез хараплыклар китерүче кораллар белән сугышлар бигрәк афәтле, бигрәк тә йөрәк яргыч вә чамасыз да зарарлыдыр.

Ошбу сугышлар сәбәбеннән гомумән никадәр җаннар корбан булалар. Вә никадәр газиз маллар урынсыз әрәм булалар, вә никадәр эшкә яраклы гаилә тәрбия итүче егетләр зәгыйфь вә эшкә яраксыз булып калалар. Бәлки үзләре башкаларга мохтаҗ булалар.

Русия мәмләкәте – аның эчендә яшәгән барча халык белән бәрабәр, без мөселманнарның да сөекле газиз ватанымыз. Аны дошманнан саклау, башка ватандашларыбыз белән бәрабәр безгә дә бурыч. Бу көндә дә безнең ничә йөз меңләр белән мөселман карендәшләребез сугыш сафларында күкрәк киереп дошманга каршы каһарманлык кылалар. Вә шул ватан газизебез өчен корбан булалар. Вә никадәресе җәрәхәтле булып калалар. Безнең дә мең мәшәкать белән тапкан акчаларыбыз шул юлда фида ителә. Вә никадәр аталар-аналар баласыз вә тәрбиячесез, ә никадәр газиз балалар атасыз вә шәфкатьчесез, вә никадәр хатыннар тол вә яклаучысыз калалар! Аллаһ белсен, әгәр дә тиз көннән дошман сугыштан туктамаячак вә йә туктатылмаячак булса, янә никадәр һәләкатьләр булырга мөмкин.

Ошбу хәлләрне күз алдына китереп караганда, сугышның, хосусан, ватан газизебезгә дошман һөҗүменең вә аның озакка сузылуының никадәр куркыныч вә коточкыч бер эш икәне, әлбәттә, һәркемгә мәгълүм булса кирәк. Шуның өчен дә бөтен Русия халкы белән бәрабәр без мөселманнар да ватаныбыздан дошманнарны сөрү вә афәтләрне җиңеләйтү хосусында (мөнәсәбәтендә) бар такатебезне (көчебезне) сарыф итеп, хөкүмәтебезгә бу авыр вакытларда ярдәм итешергә кирәк.

Җәрәхәтле вә тәрбиячесез калганнарга шәфкать вә мәрхәмәт итеп, аларның зәхмәт вә хәсрәтләрен җиңеләйтешергә, мохтаҗлыкларын үтәшергә тырышлык куярга кирәк. Анда сугыш сафларында ватандашларыбыз вә кардәшләребез олуг куркынычлар эчендә мең мәшәкать чигеп җаннарына кадәр фида итәләр икән, без алар вә гаиләләре өчен монда тыныч җирдә кулыбыздан килгән һәртөрле ярдәмдә булыйк, әүвәлдәге сугышлар вакытында да ватанны яклауда Русия мөселманнары зур фидакарьлекләр күрсәтмешләр иде, бу хәзер алдыбызда торган вакыйгада да, ин шә Аллаһ, әүвәлге пәрвәрлекне (җаны белән бирелгәнлекне) артыгы белән күрсәтерләр, моның өстенә иң мәрхәмәтле булган Аллаһ газзә вә җәллгә (югары кадер вә бөеклек иясенә) тулы түбәнчелек белән юнәлеп, ватан газиземезгә вә сакчыларына олуг рәхмәтләрен иңдерүне вә бу олуг афәтләрне тиз көннән бездән күтәрүне, баһадир гаскәрләребезгә өстенлек биреп, дошманнарыбызны ватаныбыздан сөрүне гает вә җомгаларда вә башка бәйрәм көннәрендә һәрдаим, тулы ихлас белән сорыйк.

Аллаһ газзә вә җәллгә газиз ватаныбызның баш сакчысы вә барчабызга аталык шәфкате кылучы олуг падишаһыбыз Николай Александрович хәзрәтләре, зәүҗәи могаззамәләре (иренең хөрмәтлесе) Александра Федоровна, мадәр мөтәбәррикә (изге анасы) Мария Федоровна, наследник цецаревич вә баш команданыбыз Николай Николаевич вә барча бөек ханаданны (династияне) һәм ватан саклау юлында ярдәмчеләрне һәртөрле афәтләрдән үзе саклап, гафият (саулык) вә сәламәтлек вә озын гомерләр рузи кылсын (язсын)! Амин!

Сугыш сафларында җаннарын корбан иткәннәрнең Аллаһ газзә вә җәлл җаннарын тыныч, даннарын мәңге әйләсен. Калган гаилә вә җәмәгатьләренә күркәм сабыр рузи кылып, мәгыйшәтләрен (тормышларын) төзек вә җиңел әйләсен. Җәрәхәтләнгәннәрнең яраларына шифа иңдереп, тиз көннән сәламәтләндерсен!

Ватан газиземездән Аллаһ газзә вә җәлл тиз көннән дошманнар начарлыгын кире каксын, бу кан түгүләргә тиз көннән ниһаять (ахырын) бирсен вә башка һәртөрле бәла-каза вә афәтләрне ватаныбыздан күтәрсен.

Тынычлык вә бәрәкәт иңдереп, мәгъмүр (төзек) әйләсен вә моннан соң да һәрдаим үз саклау вә яклавында сакласын! Амин!

Раббәнә әтинә минләдүнкә рахмәтән вә һәййиэ ләнә мин әмринә рашәдә (Раббым, безгә рәхимле бул һәм туры юл күрсәт).

Оренбург мөфтисе әл-хаҗ Мөхәммәдьяр Солтанов "Кояш", 1914 ел, №541

XS
SM
MD
LG