Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мөселман киносы фестивале урысча флешмоб белән танытылды


Казан мөселман киносы фестивале урысча флешмоб белән танытылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:30 0:00

Казан мөселман киносы фестивале урысча флешмоб белән танытылды

X Халыкара Казан мөселман киносы фестиваленең ачылышына бер көн кала Бауман урамында флешмоб оештырылды. Теләгән һәркем биеп катнаша алган акциядә кинофестивальнең киноларын карарга бушлай билетлар таратылды.

Флешмобны оештыручылар башта узып баручыларга ак шарлар таратты. Аннан теләгән һәркемне Бауманның сәгате янында биергә чакырды. Флешмобта фестиваль биюе башкарылачак дип әйтелгән булса да чара гадәти чит ил һәм урыс көйләре астында узды. Алып баручы урыс телендә кинофестивальне карарга чакырды. Тик ахырдан гына татарча бию көе яңгырагач җыелган яшьләр татарча биеп кинофестиваль алдыннан күңел ачты. Биюдә үз осталыкларын күрсәтүчеләргә фестиваль киноларын карарга бушлай билетлар тапшырылды.

5 сентябрьдә Казанда X Халыкара Казан мөселман кинофестивале ачылачак. Көндезге сәгать унбердә кинофестивальнең сайлап алу комиссиясе әгъзалары белән, сәгать уникедә исә рәсми матбугат конференциясе оештырылачак.

Сәгать өчтә "Ике хатын-кыз" фильмы тәкъдим ителәчәк.

Кичке алтыда Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә кинофестивальнең рәсми ачылышы уздырылачак.

XS
SM
MD
LG