Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин: Кирәк булса Татарстанда президент турында референдум үтәчәк


Татарстан президент атамасы турында халык фикерен белешү юлын табачак, диде Дәүләт Шурасы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин. Фикер белешү референдум яки тагын башка формада оештыралачагы соңырак хәл итәчәк, дип өстәде ул.

"Минемчә, Дәүләт думасы Русия төбәкләре башлыкларын президент дип атауны тыю канунын кабул иткәндә үз вәкәләтенә сыймаган бер гамәл кылды. Аларның бу гамәленә Владимир Путинның "Селигерда" әйткән сүзеннән дә яхшырак җавап биреп булмас иде. Президентның дәрәҗәле җавабы шул булды - моны Татарстан халкы хәл итәргә тиеш. Халык фикерен белешү юлын табарбыз. Мәсьәлә алай кискен куелса - Дәүләт шурасы аны карарга әзер", диде Мөхәммәтшин журналистлар алдында.

Русия президенты Владимир Путиннан соң "Гадел Русия" рәисе Сергей Миронов та "Татарстанда президент булсын" диде һәм мәсьәләне референдум юлы белән хәл итәргә чакырган иде.

XS
SM
MD
LG