Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда төрки яшьләр оешмалары җитәкчеләре очрашты


Милли хәрәкәт активистлары
Милли хәрәкәт активистлары

9 сентябрь Чаллыда Халыкара төрки яшьләр берләшмәсе генераль сәркатибе һәм координаторы Элшад Абдуллаев "Азатлык" яшьләре җитәкчеләре, милли хәрәкәт активистлары белән очрашты.

Очрашуны Халыкара төрки яшьләр оешмасының шәрәфле президенты Тәлгать Әхмәдишин ачып җибәрде һәм утырышта катнашучыларга котлауларын, теләкләрен җиткерде:

– Безгә Азәрбайҗаннан Халыкара төрки яшьләрнең лидеры, координаторы Элшад Абдуллаев килде. Җыелуның төп максаты – кунак белән очрашу, фикер алышу, алда булачак төрки яшьләр корылтаена әзерлек мәсьәләләрен барлау.

​Элегрәк, 90нчы елларда төрки яшьләр хәрәкәте башлангач, мондый очрашулар Төркиядә алып барыла иде. Ул чорда башкарма комитетта 15-20 кеше эшләде. Төрки яшьләр хәрәкәтенең күтәренке чоры да, очрашуларның азайган чаклары да булды. Бүгенге вакытта төрки хәрәкәтне алып баруда төп эшне азәрбайҗан дусларыбыз Әкрам һәм Элшад Абдуллаевлар алып бара. Алар бүген төрки яшьләр эшен тарта.

​Заманында, географик аерымлыклар булуга карамастан, төрки халыклар бер телдә сөйләшкән, уртаклыклар күп булган. Төрки илләрнең кайберләре соңгы елларда да бәйсезлек алды, берләште. Ләкин әле мөстәкыйль булмыйча, колониаль дәүләттә тормыш кичерүчеләр дә бар. Ләкин, бөек шәхесләребез белдерүенчә, төрки халыклар электән бәйсез яшәде, хәзер дә бәйсез яшәргә тиешле. Бүгенге сөйләшүебез дә бәйсезлек, туган телне саклап калу, төркиләрне алдынгы рәтләргә чыгару хакында булыр дип уйлыйм.

Чаллыда төрки яшьләр җитәкчеләре очрашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:09:11 0:00

“Азатлык” татар яшьләре берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Илмир Салих әлеге утырышның гадәти булмавын, монда азәрбайҗанлы кунак, терәлеп кенә торган булса да, ләкин сирәк очраша торган чуаш кардәше Дмитрий Степанов катнашуына басым ясап китте. “Бәлки биредә киләчәктә төрки яшьләрнең Идел буендагы эшчәнлеген кузгату турында да сүз күтәрербез”, диде ул.

Наил Нәбиуллин үз чыгышында:

​– Шушы җыенда катнашучыларның бер өлеше төрки дөнья белән берләшүдә юл ачтылар, төрки дөнья яшьләрен берләштерделәр. Шуның белән бик олы эш башкардылар. Аларга рәхмәт. Мин ышанам, бүгенге яшьләр бу эшне дәвам итәр. “Азатлык” татар яшьләренә хәзер ничек кенә кыен булса да, үз эшен алга алып барырга омтыла. Русия кануннары бик кырысланды, бик авыр бүген. Ничек кенә булмасын, оешмабыз хәрәкәт итәргә тырыша.

Элшад Абдуллаев һәм Дмитрий Степанов (у)
Элшад Абдуллаев һәм Дмитрий Степанов (у)

Тәлгать Әхмәдишин 2000 елда "Азатлык" газетын оештырган иде. Ул беркадәр чыкмый торды. Без аны узган ел яңа форматта чыгара башладык. Август саны 5 мең данә булып чыкты. Алга таба 10 мең данә итеп чыгару максат булып тора. Күпчелек матбугат дәүләт фикерен яктырта. Ә без милли мәнфәгатьне күз алдында тотабыз һәм ул бик мөһим, кирәк. Киләчәктә дә “Азатлык” яшьләре төрки дөнья белән багланышын дәвам итәр,аның ролен зурайтыр. Төрки яшьләренең корылтайлары, очрашулары безгә көч өсти, диде.

Сөйләшүдә милли хәрәкәт лидерлары Зиннур Әһлиуллин, Тәлгать Әхмәдишин, “Азатлык” берлеге рәисе Наил Нәбиуллин, берлекнең Чаллы бүлеге җитәкчесе Илмир Салих, берлекнең элекке рәисе Дамир Шәйхетдин, төрки яшьләр тормышын, очрашуларын чагылдыручы журналист Габделбарый Дәүләтгәрәев һәм башкалар катнашты.

Фикер алышу вакытында
Фикер алышу вакытында

​Чәй өстәле артында барган сөйләшү, фикер алышу вакытында Наил Нәбиуллин Элшад Абдуллаевка “Татарстан” дип язылган тасма һәм күкрәк билгесе тапшырды. Украинадагы туганнарыннан “Одесса” язулы кепка киеп кайткан журналист Габделбарый Дәүләтгәрәев кунакларга чәк-чәк тапшырды, алга таба да төркиләр арасында дуслыкның үсүенә ышанычы булуын әйтте.

Халыкара төрки яшьләренең бүгенге координаторы Элшад Абдуллаев шулай ук котлау, очрашуга шат булуы, бергәләп эшләү зарурлыгы турындагы сүзләрен җиткерде. Әлеге сөйләшүдә, фикер алышуда нинди дә булса карарлар, мөрәҗәгатьләр кабул ителмәде.

XS
SM
MD
LG