Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Башкортстан активистлары милли вазгыять турында сөйләште


Бәхәс кызган чак
Бәхәс кызган чак

22-23 июньдә Татарстанның Мамадыш районы Кирмән авылы янындагы Изгеләр чишмәсе аланында Татарстан һәм Башкортстанның татар милли хәрәкәте вәкилләре очрашты. Анда республикалардагы милли вазгыять торышы хакында фикер алышу булды.

Чарада Башкортстан ягыннан ТИҮ әгъзалары Рамил Хөсәенов, Шамил Низаметдинов, Роберт Яруллин, Башкортстан “Азатлык” яшьләре берлеге рәисе Алмаз Хәбибуллин, Татарстан ягыннан БТИҮнең элекке рәисе, милли хәрәкәт активисты Зиннур Әһлиуллин, төрки яшьләр берлегенең шәрәфле президенты Тәлгать Әхмәдишин, “Азатлык” берлеге рәисе Наил Нәбиуллин, берлекнең идарә әгъзасы Дамир Шәйхетдин, шушы ук оешманың Чаллы бүлеге рәисе Илмир Салих, берлек әгъзасы Булат Гатин, “уң татарлар”дан Артур Шәриф һәм башкалар катнашты.

Кирмән янында
Кирмән янында
Беренче эш итеп Кирмән елгасы буенда аш пешерелде, чәй кайнатылды. Аннан соң очрашуда катнашучылар Изге чишмәдән ерак булмаган Ханнар зиратына барып дога кылдылар, борынгы Кирмән шәһәрлегенә күтәрелделәр. Шуннан соң чирәм өстенә корылган чатыр эчендә, чәй табыны кырына утырып фикер алышулар башланды.

Cөйләшүдә Дамир Шәйхетдин рәислек итте һәм ул кереш сүзендә: “Без соңгы вакытта урам җыеннарына караганда пикетлар уздыруга игътибар юнәлттек. Күрәсез, хәзер пикетлар да уздыра алмыйбыз. Шундый заман килде.

Милләтнең дә, милли хәрәкәтнең дә төрле чагы була. Без моңаеп утырырга тиеш түгел. Белем эстәргә, яңа технология өйрәнергә, үткәннәргә нигезләнеп яңа баскычларга күтәрелергә кирәк. Биредәге максатыбыз ниндидер карарлар кабул итү түгел, фикерләрне уртаклашырга, бер-беребезне ишетергә телибез”, диде.

Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин
Беренче чыгышны Наил Нәбиуллин ясады. “Минемчә, алдагы бурычларыбызның берсе - татарларны сөйләшүгә, бәхәсләргә тартып кертерлек чаралар уздыру. “Суверенитет” дип кычкыруларга инде тартылучы юк. Шуңа башка юллар табарга кирәк. Моны танылган шәхесләребез исемнәрен кулланып эшләргә була. Былтыр Батыршаны күтәрдек, быел - Батуханны. Әле Тукай, Дәрдмәнд кебек шәхесләребез дә бар. Аларның әйткән сүзләрен кулланып милләтне алга өндәргә буладыр.

Универсиададан соң Татарстан өчен хәвефле көннәр килергә мөмкин. Татнефтьне тартып алу турында сүзләр йөри. Фәннәр академиясендә, тарих институтында зур кыскартулар көтелә. Тарих институты - миллилекнең, дәүләтчелекнең бер нигезе. Татар конгрессына да басым көтелә. Аны күпме генә сүксәк тә, якларга туры киләчәк. Төп максат - Универсиададан соң һәр һөҗүмгә каршылык күрсәтү”, диде ул.

Артур Шәриф
Артур Шәриф
Фикер алышуларның үзәгендә Артур Шәриф тә булды. Аның сүзләренчә, 90нчы елларда урамнарга 20-30 меңләп халык чыккан. Хәзер ул мондый каршылыкның дәвамын күрми. “Халык көчсез, мескен. Милли хәрәкәткә иярми. Халык көч булган җиргә бара. Европада бу күренә. Хәзер мескенлекне бетереп, туплану вакыты җиткәндер. Ике-өч аксак-туксак кешене урам җыенына, пикетка чыгарып халыкны туплап булмый. Милли хәрәкәтнең төрле юнәлешләре берләшеп урамга чыкмый. Алар бер-берсен күрә алмый. Әнә урыслар урамга унар меңләп чыга, Франциядә,Төркиядә 100 меңләп, Бразилиядә миллионлап чыга. Ә татар кешесе урамга берәү-икәү чыга. Бу мескенлек билгесе һәм ул халыкның башка өлешенә дә күчә”, дигән сүзләрен дә җиткерде ул.

Биредә Башкортстан ТИҮе вәкилләре дә кайбер моң-зарларын җиткерде. Аларга каршы чыгучылар да, беркадәр теләктәшлек күрсәтергә теләүчеләр дә булды. Хәзер шул фикер алышуларны тәртибе буенча күрсәтеп китик.

Рамил Хөсәенов
Рамил Хөсәенов
Рамил Хөсәенов: "Бездә ике миллион татар хокуксыз яши. Көчләп башкорт телен тактылар. Газетларны, мәктәпләрне бетерделәр, "Татарстан - Яңа гасыр"ны күрсәтмиләр. Чиновниклар китә-килә, ләкин вазгыять үзгәрми. Без хөрмәт иткән Ринат Закиров та килде. Зиннур Әһлиуллинга рәхмәт, ул бераз уңай юл салды. Без хәзер тел, мәгариф буенча упкын алдында. Безгә башкорт телен көчләп тагу кирәкми. Без башкортларга каршы да эшләмибез.

Фикер алышу вакытында
Фикер алышу вакытында
Хәзер татар баласы урысча сөйләшә башлады. Башкортча җүнләп белми, татарчасын онытты. Татар баласына башкорт телен мәҗбүри укыту-урыслаштыруның туры юлы. Башкортстандагы Урыс соборы башкорт телен ирекле өйрәнү буенча пикетка чыгарга әзерләнә. Без дә аларга кушылу турындагы мәсьәләне өйрәнәбез. Әйе, безнең урысларга теләктәшлек күрсәтүне якламаучылар да бар. Андыйлар мондый юл белән барганда Татарстан урысларына начар үрнәк күрсәтеләчәк, Татарстанда да татар телен өйрәтүне ирекле-ихтыярига калдыруны таләп итәчәкләр, диләр. Ләкин безнең башка чара калмады. Менә шуларны да уртага салып сөйләшәсе иде", дип сөйләде.

Рамил әфәнденең әлеге чыгышы буенча кызу гына бәхәсләр булып алды. Татарстан вәкилләре таякның ике башлы булуын, урыслар белән берләшүне яклый алмауларын белдерүчеләр дә булды.

Дамир Шәйхетдин
Дамир Шәйхетдин
Дамир Шәйхетдин: "Татарстан татарлары озак еллар Башкортстан татарлары проблемын аңламады дигән дәгъвалар ишетелә. Шуны онытмагыз, Татарстанда бар фәннәрне дә татарча укыткан бер генә мәктәп тә юк. Андый мәктәп әлегә сездә бар кебек. Хәзер эшмәкәрлек чоры. Татар киносы юк дибез. Нигә милли хәрәкәт 20 ел эчендә бер фильм төшерә алмады? Моны эшләве авыр түгел. Бу эшне 30-40 кеше башкарып чыга ала. Әйтик, 20 артист, бер режиссер, операторлар һәм башкалар. Моңа күп миллион акчалар кирәк түгел, йөрәк һәм тәвәкәллек кенә кирәк. Урыслар, башкортлар кыса дип зарлану урынына проблемнарыбызга тәнкыйть белән дә карарга кирәктер", диде.

Шамил Низаметдинов
Шамил Низаметдинов
Шамил Низаметдинов: "Май аенда Уфада пикет оештырдык. Ул Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы бирү, татар мәктәпләрен, мәдәниятен һәм матбугатын күтәрү белән бәйле иде. Без моны озак еллар күтәрәбез һәм вазгыять Рәхимов чорында да, Хәмитов чорында да хәл ителмәде. Без, татар милли хәрәкәте вәкилләре, татар баласына башкорт теле укыту кирәкме дигән сорауны да күтәрәбез. Онытмыйк, безнең балаларга башкорт телен дәүләт теле буларак түгел, туган тел буларак укыталар. Монысы тагын да куркыныч. Урыс баласын башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнә.

70-80нче елларда Илеш районындагы халыкның 80%тан артыгы башкорт итеп яздырылды. Минем паспортта да башкорт дип язылган иде. Ләкин ул чакта телгә тимәделәр, татарча укыдык. Рәхимов чорында исә, кем башкорт дип язылган, башкортча укыгыз, диделәр һәм көчләү китте. Без моңа каршы пикетлар оештырдык. Безнең арттан Урыс соборы чыкты.

Аш пешә
Аш пешә
ТИҮнең узган утырышында башкорт телен көчләп укытуга каршы урыслар белән пикет уздыру турында тәкъдим керттем. Сәясәт элек-электән пычрак уен булды. Бүген без башкорт телен татар баласына ана теле итеп укытуга каршы. Каршы тору өчен үзебезнең генә көч җитми. Шушы вазгыятьтә урысны да куллану файдага булмасмы? Бу хакта сезнең белән дә киңәшләшәсебез килә. Без бит башкорт теленең дәүләт теле булуына каршы түгел, бары бу телне татар баласына туган тел итеп өйрәтүгә риза түгелбез. Шуңа урыс белән эш итәргә дигән тәкъдим бар. Монысы урыс белән берләшү дигәнне аңлатмый. Ә сез нинди фикердә?

Советлар берлеге таркалганны күпләр көтмәде. Русия таралса, урыслар монда калыр дип уйлыйсызмы? Аларның да туган җирләре бар бит. Урыслар белән Уфа губернасы төзү турында да сүз алып барырга телибез. Тарих буенча билгеле, Кече Башкортстанны Уфа губернасына кушалар. Әгәр без Бөре, Бәләбәй өязләрен Татарстанга кушабыз дип чыксак, урыс аны хупламас. Ә безнең уй - шушы ике өязне Башкортстаннан аерып алу. Аннан инде сүз аларны Татарстанга кушу турында барачак", диде.

Наил Нәбиуллин: "Биредә катлаулы сораулар күтәрелде. Әйе, Башкорстанда татар хокуклары кысыла. Әмма башкорт телен ирекле өйрәнү буенча урыслар белән берләшү - Татарстан урысларына уен тузын бирү булачак. Әлегә Русия таркалмады, 21 республика шушы кысаларда яши, аларда ике дәүләт теле. Сез безне авыр хәлгә куясыз. Шулай да татар проблемнарын без якларга тиешбез", диде.

Алмаз Хәбибуллин
Алмаз Хәбибуллин
Шамил Низаметдинов: "Без 20-30 ел эчендә татар телсез калдык. Шулай да татарлыгыбызны югалтмадык. Сез дә шул рәвешле яшәп карагыз, көрәшегез", диде.

Роберт Яруллин: "Татарстандагы һәм Башкортстандагы вазгыять нык аерыла. Без Башкортстанда башкорт телен көчләп укытуга каршы көрәшәбез икән, бу Татарстанда татар телен кысуга китерәчәк, дигән фикерләр дөрес түгел", диде.

Башкортстан “Азатлык” яшьләре берлеге рәисе Алмаз Хәбибуллин Татарстан вәкилләрен үзләренә эшлекле сәфәргә чакырды, биредәге вазгыять белән якыннан танышырга тәкъдим итте. Чакыру кабул ителде.

Фикер алышулар шушында пешерелгән пылауны ашаганнан соң да, ябык чатырларга кереп йокларга яткач та, якшәмбе иртәсендәге чәй өстәле артында да дәвам итте. Очрашуда карарлар кабул ителмәде.

Фаик Таҗиев
Фаик Таҗиев
Әлеге чарага татар милли хәрәкәте аксакалы Фаик Таҗиев та чакырулы булган. Саулыгы аркасында бара алмаган. Шулай да ул биредә булган сөйләшүләр хакында беркадәр мәгълүматлы икән һәм безгә кайбер фикерләрен дә җиткерде.

“Башкорт телен ирекле укыту турында сүз алып бару шактый четерекле мәсьәлә. Вазгыять нинди генә катлаулы булмасын, Урыс соборы белән хәрәкәт итәргә ярамый. Аерым үз юнәлешеңдә булу зарур. Башкортларга башкорт телен, татарларга татар телен укытуга ирешергә кирәк. Башкортстанда дәүләт теле итеп башкорт телен керткәннәр икән, кертсеннәр. Ана теле итеп татар баласы татарча укырга тиеш. Башкортча да, урысча да түгел. Кемнедер рәнҗетү хисабына гаделлек урнаштырып булмый”, диде Фаик әфәнде.
XS
SM
MD
LG