Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мазһаров: "Татар фәненең үлеме турындагы хәбәр артык күпертелгән"


Әхмәт Мазһаров
Әхмәт Мазһаров

Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров Тарих институтында кыскартуларның 30%тан артмаячагын һәм киләчәктә татар фәнен үстерүгә аеруча игътибар биреләчәген белдерә.

Мазһаров галим Дамир Исхаковның академия каршындагы институтлардагы кыскартулар нәтиҗәсендә "милләт оттырачак" дигән фикерен "татар фәненең үлеме нык арттырылган" дип бәяләде. Исхаков Тарих институтында кыскартулар 65% булачак икән дип Татарстан президентына ачык хат та язган иде. Мазһаров бу санның каян килеп чыгуы, кыскартулар артында нәрсә ятуы турында Азатлыкка әңгәмә бирде.

– Татарстан фәннәр академиясендә нинди үзгәрешләр көтелә?

– Беренчедән, узган ел Русия күләмендә 83нче санлы канун көчкә керде. Аның нигезендә фәннәр академиясенең институтлары мөстәкыйль түгел, ә бүлекләр булып кала. Төзелеш Казан федераль университеты кебек була, анда да физика институты, биология һәм башка институтлар бар. Безнең институтлар ничек бар шул килеш кала, аларның фәнни мөстәкыйльлегендә үзгәрешләр булмаячак, әмма финанс мөстәкыйльлеге үзгәрәчәк. Бюджеттан акча турыдан-туры институтка бирелмәячәк, академиягә киләчәк һәм аннан институтка китәчәк.

Икенчедән, Татарстанда Чехиядән оптимальләштерү белгече Томаш Навратил җитәкчелегендәге белгечләр эшләде. Бу тикшерүләр бездә дә булды. Аларның тикшерүе фәнни тикшеренү түгел иде, ә кемнең эштә ничә сәгать булуы, эш өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителү яклары каралды. Мин мондый тикшерүләрне кайвакытта кирәкле нәрсә дип саныйм. Бу гамәл президент теләге белән эшләнде, президент "тикшерү нәтиҗәләрен карап, киңәшеп сезгә күпме кыскартырга һәм күпме калдырырга икәнлеген әйтербез" дигән иде.

Президенттан кәгазь булмас борын шаулап йөрү - акылсызлык
Ул Навратил язган процентларга килгәндә, президенттан, премьер-министрдан кәгазь булмас борын шаулап йөрү – ул акылсызылык. Безнең һуманитар фәннәр докторлары иртәгә нәрсә буласын саный белми, шаулап, менә Тарих институтын 65%ка кыскарталар икән, дигән сүз чыгара. Беркем дә Тарих институтын 65%ка кыскартырга җыенмый да, уйламый да, андый документ та юк. Бары тик Навратилның тәкъдимнәре генә бар. Маркс әйтмешли, коммунистлар фиркасе манифесты – канун түгел, ә эшчәнлеккә юнәлеш бирү генә. Монда да шулай. Тарих институтын 65%ка кыскартырга ярамый.

Әгәр кирәкмәгән мәкаләләр язып чыкмасалар, бу 65% дигән сүз бөтенләй чыкмас та иде. Навратил эшләп утырган чакта тарих институты галимнәре ул бернәрсә дә белми, кирәкмәгән эш белән шөгыльләнеп утыра дип газетка язды. Болай эшләргә ярамый бит. Навратил урынында булсам, мин дә 65% куяр идем. Күкәй салган тавык кебек алдан кычкырдылар да, Навратил президентка гына буйсына, аңа саннарны язды да бирде.

Монда Тарих институтына карата субъективизм килеп чыкты. Бу килеп туган вәзгыятьнең төбендә Тарих институтының начар эшләве түгел, ә үзләре (галимнәр) гаепле булды. Ике атна түзеп, матур гына сөйләшергә була иде бит. Навратил процентларын бирсен, аннары инде алар, дөрес үк нәтиҗә ясамый, фәнгә мондый мөнәсәбәт күрсәтергә ярамый, дип үз сүзләрен әйтә ала иде бит.

Тарих институты – безнең иң көчле институтыбыз. Анда кыскартулар күп дигәндә 20-25% булырга тиеш. Безнең ике институтта гына 20-25%ка кыскартырга тәкъдим иттеләр. Алар экология институты һәм ИЯЛИ. Объектив караганда Тарих институты аннан да ким булырга тиеш - 20% кына.

Гомумән алганда Советлар берлеге академиясендә математик, академик Колмогоров бар иде. Аның язып калдырган сүзләре бар. "Советлар берлегендә 30% академикларны сайламый мөмкин түгел, алар академик булырга тиеш. 40%ын сайламасаң да ярар иде, ә калган 30%ы сайларга ярамый торган кешеләр", диде. Бу 30% – ул бик кызык сан. Русиядә һәрбер институтның һәм шулай ук һәрбер оешманың 30%ын кыскартсак берни дә булмаячак, файдага гына булачак.

Бездә киләчәктә бөтен институтларга, академиягә баш бухгалтер бер генә булачак. Хәзер 10 институт һәм академиянең һәрберсендә баш бухгалтерлар бар. Бу тармакта да кыскартулар булачак. Хуҗалыкны караучы хезмәткәрләрне бәлки берләштерербез. Галимнәр ничек булды, шул ук фәнни дәрәҗәдә калачак.

Академия аппаратындагы 11 кешене кыскарттык инде
1 июльдән без хезмәт хакларын 50%ка күтәрәбез. Инде президентның фәрманы чыкты, акчасы да килде. Аннары бу кыскартуларның акчасы да иң кимендә өч елга академиядә калып барачак. Бу хакта президент әйтте. Бу акча да халыкка хезмәт хакларын күтәрүгә китәчәк. Алла бирса, ел ахырына кадәр тагын 30%ка күтәрербез. Бу кыскартулар академияне кимсетү дигән сүз түгел, ә президент хезмәт хакларын күтәрү тәкъдиме белән чыкты. 50%ны президент үз ягыннан бирәчәк, икенче 50%ын үзең табарга тиеш. Президент сүзләренчә, киләчәктә ниндидер тикшеренүләрне акчага эшләргә кирәк булачак, аннары кыскартудан кергән акчалар да хезмәт хакларын күтәрүгә тотылачак.

Киләсе елга хезмәт хакларын ике мәртәбә күтәрү безнең максат булып тора. Бәяләр үсә, ә безнең хезмәткәрләр 7-8 мең сум алып эшли иде. Яртысын президент бирде, яртысын табу хәзер үзебезнең кулда.

Без башлап үзебезнең фәннәр академиясе аппаратын кыскарта башладык. Институтлар газетларга язып шаулап йөргәндә мин монда 11 кешене кыскарттым. Алла бирсә, бер айдан бу санны 30%ка җиткерәбез. Без беренче үзебездән башлыйбыз. Президент та шулай итте, үз аппаратыннан башлады. Бер дә үпкәләп йөрисе юк, президент дөрес итте.

Тарих институтына килгәндә аны сакларга тырышачакбыз.

– Шул сез әйткәнчә, анда кыскартулар 20% кына булачакмы?

– Аларның эшләгән нәтиҗәләре, фәнни бөеклеге буенча аларны 20%ка, ә иң күп булса 30%ка кыскартырга була. Минем уйлавымча, аларда 20% резерв бар. Безнең барыбызда да ул резерв бар. Русиядә бөтен җирдә запас бар.

– Соңгы вакытта татар филологиясе читкә тибәрелде, Казан федераль университетындагы татар бүлеген күздә тотып әйтәм. Азатлыкка әңгәмә биргәндә сез дә бу үзгәрешләргә ризасызлык белдергән идегез. Татар белеме бөтенләй юк ителде, дип әйтүчеләр дә бар. Татарстанда бүген татар фәненә, татар филологиясенә, тарихына, әдәбиятына мөнәсәбәт "куз карасы" кебек булырга тиешме?

– Мин үзем дә, безнең академиядәге галимнәр дә шулай дип саный. Бу хакта хәзер яңа фикерләр, яңа уйлар да бар. Университет белән бергә академиядә татар теленнән магистратура оештырырга телибез. Исәбебез беткән татар факультетын монда әзрәк җанландырып җибәрү.

Татар бүлегендәге соңгы үзгәрешләр дөрес эш булып чыкмады. Без хәзер университет ректоры Илшат Гафуров белән бик тыгыз элемтәдә. Татар теле белгечләрен, татар телен яхшы белә торган яшьләрен җыеп бергә магистратура оештырырга уйлыйбыз.

– Археология институты тулысынча аерылып чыктымы әле?

– Алар Тарих институтыннан үсеп чыктылар. Без узган ел буе сөйләшүләр алып бардык. Безнең археологик тикшеренүләр зур масштабларда бара. Безнең археологлар Болгар, Зөя, Урал белән Идел арасында - бөтен җирдә эшлиләр. Хәзер археологлар Мәскәүдә, Петербурда һәм бездә бар. Башка җирдә археологлар да калмады. Безнең бу бүлек хәзер үзе зур институт булып эшләргә әзер. Без аларга Казандагы галимнәр йорты (Дом ученых) бинасын бирдек. Аны төзекләндерү кирәк.

Без хәзер курыкмыйча археология институты булдырылды дип әйтә алабыз. Ике ай эчендә штатлар расланып бетәчәк. Айрат Ситдиков бу институт директоры булды.

– Бу институтка барлык археологлар да керәчәкме? Күпме кеше эшләячәк дип планлаштырыла?

– Анда 31 кеше булачак.

– Татарстан фәннәр академиясен Татарстан суверенлыгының бер җимеше дип тә әйтергә була. Академиядәге үзгәрешләргә мөнәсәбәтле матбугатка чыккан язмаларның берсендә "Татарстанның үзенең фәннәр академиясе булу аерым бер төркемгә ошамаска мөмкин, чөнки Русия фәннәр академиясе бар бит" дип фикер белдерүчеләр дә бар. Киләчәктә Татарстан академиясен Русия академиясе бүлеге итеп калдыру куркынычы юкмы?

– Безнең Татарстан гына түгел, Башкортстан һәм башка республикаларның фәннәр академиясе Русия фәннәр академиясе белән килешеп булдырылган иде. Алар һәр адымны белеп торды, хәзер дә гамәлләребезне аларга әйтеп торабыз. Безнең Русия академиясе белән элемтә бик тыгыз. Мин Русия академиясенең төбәкләрдәге бүлекләр белән эшләү шурасы әгъзасы. Шул ук вакытта Русия фәннәр академиясенең Казан филиалы президиумы әгъзасы да булып торам. Без эшне бергә алып барабыз.

Академик Роберт Нигъмәтуллинның әйткән сүзе бар, бу хакта мин башка академиклар белән дә сөйләштем. Ул: "Минем уйлавымча, Татарстан, Башкортстан фәннәр академиясе үзләрен күрсәтте һәм бай, зур өлкәләрнең үзләренең академияләре булырга тиеш, әйтик Самарның үзенең һәм башкалар", дигән иде. Без бу идеяне бергәләшеп Русия президентына җиткерергә уйлап торабыз. Бу фикер Русия фәннәр академиясенә дә ошый, чөнки бөтен илдә фәнне үстерү дигән сүз ул, галимнәргә терәк тә булачак. Без һәр көчле регионның үзенең академиясе булырга тиеш дигән теләктә. Эш шуңа бара. Без шуның артыннан йөрибез. Иншалла шулай булыр дип уйлыйбыз.

Марк Твенның шундый сүзләре бар. Ул вакытта да газетларда күпертелгән мәгълүматлар булгалаган. Журналистлар ул вакытта Марк Твен үлгән дип язып чыккан. Шуннан соң соң ул: "Минем үлемем турында хәбәр нык арттырылган", дип белдергән. Килеп туган вәзгыятьтән мин дә: "Татар фәненең үлү хәбәре нык арттырылган", дип әйтер идем. Татар фәнен юкка чыгаруга юл куймаячакбыз. Алла бирса, без әле үзебезне күрсәтербез.
XS
SM
MD
LG