Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Европа өлеше мөселманнары диния идарәсен Русиянеке итеп үзгәртергә телибез"


Дамир Мөхетдинов
Дамир Мөхетдинов

21 сентябрьдә булачак корылтайда хупланса Русиянең Европа өлеше мөселманнары диния идарәсе Русия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе итеп үзгәртеләчәк. Диния идарә рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов бу хәлне үзләренә караган мәхәлләләр, мөхтәсибәтләрнең Ерак Көнчыгышка кадәр барлыкка килүе белән аңлата.

Дамир хәзрәт Мөхетдинов сүзләренчә, әгәр Русия мөселманнары теләсә, илдә өч дини үзәк ясап бер генә мөфтият һәм бер генә мөфти дә калдырырга мөмкин. Мөхетдинов корылтай алдыннан Азатлык сорауларына җавап бирде.

– 21 сентябрьдә булачак VI корылтайда Русиянең Европа өлеше мөселманнары диния идарәсе Русия мөселманнары диния идарәсе итеп үзгәртеләчәк дигән хәбәрләр бар. Ни сәбәпле?

– Быел безнең диния нәзарәтебезгә 20 ел тулды. Ул оешкан вакытта Мәскәүдән өч, Ярославльдән һәм Түбән Новгородтан берәр мәхәллә кергән иде. Еллар уза торды. Соңгы вакытта башка төбәкләрдән дә башка мәхәлләләр безгә кушылып дини оешмабыз зурайды.

Узган корылтайда низамнамәгә (устав) бер үзгәреш керткән идек. Анда диния нәзарәтебез Русиянең Европа өлешендә һәм башка төбәкләрдә дә эш итә, үзенең мәхәлләләрен ача дип яздык. Соңгы биш елда оешма зурайды. Яшь имамнар укып мәхәлләләребездә имам-рәисләр булдылар. Владивостоктан алып Калининградка хәтле мәхәлләләрне җыеп, алар белән бергә эшләү вакыты килде. Шуңа күрә президиум үткәргәндә мөфти-шәех Равил хәзрәт Гайнетдин тарафыннан диния нәзарәтенең исемен үзгәртергә дигән тәкъдим булды. Президиум әгъзалары бу тәкъдимне һәммәсе дә хуплады. Бу үзгәрешләр низамнамә өлгесенә кертелде, әгәр корылтай да хупласа, яңа низамнамәне Русиянең юстиция министрлыгына тапшырачакбыз.

– Белүебезчә, Русиянең Себер өлеше, Кавказ, Татарстан, Башкортстан һәм башка диния нәзарәтләре дә бар. Русия мөселманнары диния нәзарәте булгач, алга таба аларны да берләштерү каралмыймы?

– Әлегә безнең андый фикер юк. Азия өлеше диния идарәсе җитәкчесе Нәфигулла Аширов ул безнең мөфтиләр шурасына керә. Себер булсын, Урал булсын һәм башка төбәкләр булсын, андагы мәхәлләләр, мәчетләр безнең диния нәзарәтебезгә турыдан-туры керергә теләк белдерде. Безнең хәзер Красноярски, Чита якларында да мәхәлләләребез бар. Быел Волгоград һәм Ростов өлкәләрендә дә мәхәлләләр ачылды. Шулай ук Кырымда да мәхәлләбез бар.

Бәлки, алга таба, мөселманнарның бердән-бер диния нәзарәте генә булсын дигән теләкләре туса, андый сүз дә күтәрелергә мөмкин. Әлегә андый максатыбыз юк. Кавказда аерым, мөстәкыйль булган диния нәзарәтләре эшли. Аларның үзләренең эшләрен җайлаучы уртак оешмалары бар.

– Сез Кырымны телгә алдыгыз. Кырым мөфтияте белән ничегрәк эшләргә телисез? Равил хәзрәт яңа гына Кырымнан кайткач, андагы диния нәзарәтен дә үзләренә кушарга барган, әмма барып чыкмаган, дигән хәбәрләр булды.

– Март аеннан бирле без Кырым белән аралашып торабыз. Бергә хезмәттәшлек итү турында сөйләшәбез. Бүген Кырым диния нәзарәте рәсми рәвештә эшләми, Русиядә теркәлмәгән. Без аның дәүләт оешмаларында теркәлү узуын көтәбез, аннан соң бу мәсьәләгә тагын бер тапкыр кире кайтырбыз дип уйлыйм. Бергәләшеп эшләү дигән фикерләр безнең яктан да, Кырым ягыннан да булды. Быел безнең диния нәзарәтебез үзенең 150 урынга хаҗ квотасын Кырым мөселманнарына бирде. Шәкертләр укытканда, конференцияләр уздырганда да бергә эшлибез.

– Русия мөселманнарының мөфтиләре бигрәк күп дигән сүзләр ишетелә. Моңа ничек карыйсыз? Бер генә мөфти, бер генә җитәкче калдыру – бу булырдай әйберме?

– Безнең диния нәзарәтебездә соңгы өч ел эчендә бу эш бара. Хәзер төрле өлкәләрдә яңа теркәлү узган һәм кабат теркәлүче оешмалар мөхтәсибәтләр дип атала. Мөфтиятебез бер генә, ул – Мәскәү мөфтияте, ул безнең диния идарәсе. Идарә җитәкчесе Равил хәзрәт – мөфти хәзрәтләре. Башкалар һәммәсе дә, ул Мәскәү, Тубән Новгород, Иваново һәм башка өлкәләрдә булсын, андагы җитәкчеләр имам-мөхтәсибләр дип атала. Безнең диния нәзарәтендә мөфтиләрнең саны кими бара.

– Русиядә кайчан да булса бары тик бер генә диния идарәсе калыр дип уйламыйсызмы?

– Сталин, советлар вакытында илдә дүрт мөфтият, дүрт идарә иде. Патша заманнарында Таврия мөфтияте, Кавказларныкы аерым, Русия мөселманнарыныкы аерым иде.

Бәлки, безнең дәүләттәге дөньяви ил башлыклары, динебезнең әһәмиятен, ил тормышында мөселманнарның махсус урын тотуын аңлап, теләк белдерсә, йә булмаса мөселманнарның шундый хисләре барлыгын сизеп юл ачсалар, мин тиз вакытта бер генә диния нәзарәте оешыр, бер генә мөфти калыр дип уйлыйм.

Бүген төрле көчләр бар. Алар мөселманнарның бердәмлеген теләми. Бердәм көч һәм куәт булмавын тели. Мөселманнарны бүлгәләп, төрле мөфтиятләр төзеп, яңа мөфтиләр кую хәрәкәтләре әле дә бар. Соңгы елларда бөтен дөньяны җимереп РАИС Русиядә дүртенче көч дип сөйләүчеләр дә булды. Равил хәзрәт аларга үз бәясен бирде һәм кем кулындагы уенчыклар икәнен әйтте. Бу мөфтиятләр бүген мәрхүм инде.

Равил хәзрәт Русия президенты алдында чыгыш ясаганда, элек Русиядә өч – Уфа, Мәскәү һәм Кавказ мөфтие булуын әйтте. Әгәр шул дәрәҗәгә тагын кайтсак, Русиядә дини юнәлештәге эшләр, хөкүмәт белән үзара мөнәсәбәтләр уңышлы барачак, диде. Чынлыкта, хәзер барсы да моңа таба бара. Хакыйкатьтә өч мөфтият үзләренең эшчәнлеген алып бара. Бәлки, киләчәктә акрынлап ике-өч үзәк кенә калып һәм мөселманнар бер генә мөфтине сайларга, бер генә мөфтиятне калдырырга риза булсалар, тормышка ашардай адым бу.

XS
SM
MD
LG