Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донецкида соңгы тәүлектә алты кеше һәлак булган


Донецкида соңгы тәүлектә бәрелешләр нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган, 15 төрле җәрәхәтләр алган. Шәһәр шурасы сәхифәсе хәбәр итүенчә, берничә торак йорт җимерелгән.

Донецки һава аланы районында бәрелешләр нәтиҗәсендә украин армиясенең өч солаты һәлак булган. Украина эчке эшләр министрлыгы вәкиле белдерүенчә, бәрелешләр Донецки өлкәсенең Карловка шәһәре һәм Пески бистәсе янында бара.

Август азагында Иловайски шәһәре янында Русия тарафлы сепаратистлар тарафыннан камалышка алынган украи хәрбиләренең соңгы төркеме чыгарылды. Украина саклану министры Валерий Гелетей хәбәр итүенчә, 26 августтан бирле камалышта ким дигәндә 100 хәрби үлгән.

XS
SM
MD
LG