Айрат һәм Радик Шәймиевлар Forbes басмасы тарафыннан төзелгән “Русиянең иң бай ун гаиләсе” рейтингына кертелгән. “Ватаным Татарстан” газетасы язуынча, әлеге исемлектә алар бишенче урында.
Бертуган Шәймиевларның уртак милке 2,3 миллиард долларны тәшкил итә. Русиянең иң бай гаиләсе буларак Аркадий һәм Борис Ротенбурглар (уртак милке – 5,55 миллиард доллар) табылган.
Икенче урында – Михаил, Сәит-Салам, Хамзат Гуцериевлар һәм аларның туганы Микаил Шишханов (4,85 миллиард доллар) тора, өченчедә – 4,6 миллиард долларлык уртак милке белән Алексей һәм Дмитрий Ананьевлар.
Русиянең иң бай ун гаиләсенең гомуми милке 26,3 миллиард долларны тәшкил итә.