Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косовода имамнар кулга алынган


Косовода этник албаннарны “Ислам дәүләте” һәм Әл-Каидәнең Сүрия бүлеге ислам экстремистик оешмаларына җәлеп итүгә каршы чара кысаларында 15 мөселман рухание кулга алынган.

Косово хакимияте Азатлыкка белдерүенчә, кулга алынучылар арасында Приштинаның иң зур мәчете имамы Шәүкәт Красничи, Митровице, Пече һәм башка шәһәр мәчетләре имамнары бар. Шулай ук “Ислам бердәмлеге” хәрәкәте башлыгы Фуат Рамичи да тоткарланган.

Аларның барысына да Косово конституция тәртибе һәм иминлегенә зыян салу мөмкинлеге нигезендә гаепләү белдерелгән.

Августта Косовода яшьләрне радикал ислам оешмаларына җәлеп итүдә шикләнелеп 40 кеше кулга алынган иде.

XS
SM
MD
LG