Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Вадим Усманов татар җырына яңача аһәң бирде"


Вадим Усманов
Вадим Усманов

Күренекле композитор, җырларга аранжировкалар эшләгән Вадим Усманов 68 яшендә вафат булды.

29 сентябрь көнне яман чир авыруыннан вафат булган күренекле композитор, җырларга аранжировкалар эшләгән Вадим Усмановны Казанның Арча зиратында җирләделәр.

Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова композиторның вафатын татар музыка дөньясы өчен зур югалту буларак бәяли. Җырчы Вадим Усмановны ул татар җыр сәнгатенә яңа сулыш өргән, яңа баскычка күтәргән белгеч дип белдерә.

Римма Ибраһимова
Римма Ибраһимова

"Без элек халык һәм композиторларның җырларын баянга кушылып җырлый идек. Эстрада җырлары узган гасырның 60-70нче елларында татар дөньсына яңалык булып килеп керде. Вадим Усманов эстрада, инструменталь башкаруны башка милләтләр алдында оят булмаслык итеп югары дәрәҗәгә күтәргән кеше ул. Ул бизәгән җырларны Мәскәүдә дә, башка шәһәрләрдә дә оялмыйча башкара алдык без. Хәзерге эстрада җырларының барсын бергә алып карасак, мин үзем Усманов иҗат иткәннәре иң әйбәтләре дип саныйм.

Ул башта "Орфей" дигән төркем оештырды, аннан соң Илһам Шакиров белән җырлаган "Идел" ансамблен булдырды. Ул вакыттагы яшьләр өчен җырларыбызга заманча яңгыраш өргән, яңа аһәң биргән кеше ул. Вадим Усманов ул елларда язылган җырларны гына түгел, ә халык җырларын да, Рөстәм Яхинның җырларын да яңача эшкәртеп эстрада дәрәҗәсенә күтәргән бөек шәхес", ди Римма Ибраһимова.

Җырчыга Вадим Усманов эшкәрткән күпләгән җырларны башкарырга туры килә. Ул Вадим Усманов эшкәртүендә Мәсгүдә Шәмсетдинованың "Дәрья", "Ике йолдыз" җырлары күңеленә бигрәк тә якын булуын әйтә.

Журналист, милли интернет-проектлар җитәкчесе Данил Сәфәров 2000 еллар башында "Барс-Медиа"да продюсерлык үзәгендә Вадим Усманов белән бергә эшли. Бу үзәктә Усманов ул вакытта композитор һәм аранжировкалар ясаучы була.

Данил Сәфәров
Данил Сәфәров

"Ул һәрвакыт иҗат итте, гел колакчыннарын киеп компьютер каршында утырды. Вадим Усманов көй дөньясында гына яшәде дисәк тә ялгыш булмас. Өлкәнрәкләр компьютерны үзләштерергә атлыгып тормый, ә ул 90нчы еллар ахырында ук компьютерны яхшы белә иде инде.

Ул беркайчан да гайбәт сөйләмәде, беркемне дә тәнкыйтьләмәде, беркемгә дә акыл өйрәтмәде. Бары тик тәмәке тартырга чыккан арада мине дә үзе белән дәшеп, тартмасам да янында басып торганда, 60-70нче елларда авылларга, төрле шәһәрләргә концертлар белән йөргән вакытта күренекле җырчыларыбыз Илһам Шакиров һәм башкалар белән килеп туган кызыклы хәлләрне искә төшерә иде. Шунда ул боларның барсын да язсам берничә китаплык булачак дия иде. Бу истәлекләр бары тик хәтирәләр генә булып калды һәм күбесен композитор үзе белән бакый дөньяга алып китте. Шунсына да игътибар итәсем килә, Вадим ага легендар шәхес булса да беркайчан да дан һәм шөһрәткә, мактаулы исемнәргә омтылмады, карьера артыннан кумады", ди Сәфәров.

Аның сүзләренчә, татар җәмәгатьчелеге Вадим Усмановны да, аның улы шулай ук композитор, аранжировкалар эшләүче Оскар Усмановны да татарча сөйләшмисез дип төрттереп җибәрә торган булган. "Татарча сөйләшмәсәләр дә Вадим ага һәм Оскар Усманов иҗат иткән җырлар да татарларның иң нечкә кылларын тибрәтә", ди Сәфәров.

Вадим Усманов арабызда булмаса да, "Чулпан", "Табышмак", "Төннәр буе йоклый алмый ятам" һәм башка күпләгән җырлары халык күңелендә кала.

XS
SM
MD
LG