Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хаҗиларны бәянең кыйммәт булуы куркытмый


Хаҗиларны бәянең кыйммәт булуы куркытмый
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:24 0:00

Хаҗиларны бәянең кыйммәт булуы куркытмый

28 сентябрьдә Татарстаннан 200ләп кешедән торган соңгы төркем Казанның һава аланыннан Согуд Гарәбстанына очты. Араларында Азатлык хәбәрчесе Сания Мирхалиева да бар иде.

25 сентярбрьдә Казаннан 220ләп хаҗи инде Гарәбстанга очкан иде. 28 сентябрь көнне 200ләп кешедән торган соңгы төркем иртәнге сигезенче яртыда Казанның һава аланына җыелды. Көндезге бердә генә очып киттеләр. Ни өчен шулай иртән чакырып дүрт-биш сәгать һава аланында булырга тиешлекне төгәл аңлатмадылар, изге сәфәргә җыенучылар өчен ул мөһим түгел иде.

"Аллаһ ризалыгы өчен барлык сынауларга да әзербез!", ди хаҗилар.

Берничә тапкыр баручы төркем җитәкчеләре генә үзара сөйләшкәндә ун сәгатьтән артык Мәскәүдә очкыч көтүләрен искә алып китте. Хаҗилар төркемнәргә бүленгән иде. Иң күп санлысы Чаллы, Казан булды.

Галимулла хәзрәт Кама Тамагы районынан, Согуд Гарәбстанына икенче тапкыр бара, бу юлы ул 44 кешелек төркемне җитәкли. Барсы да яхшы бара, хәерле сәфәрләр булсын дип теләде. Хаҗилар арасында хезмәттәшебез, Азатлык радиосының Омски өлкәсе хәбәрчесе Сания Мирхалиеваны да очраттык. Ул да изге сәфәргә юл тота иде.

"Беренче тапкыр барам, ун еллап хаҗга барырга дип ниятләп йөрдем. Ни өчен Казаннан китәм дисәгез, Русиядә яшәгән кеше телегән шәһәрдән, бу очракта Казаннан хаҗга бара ала икән. Телефоннан шалтыратып бәйләнешкә кердем дә, мөмкин диделәр. Бәясе бар җирдә дә бер үк диярлек, без кодагый белән барабыз, 150шәр мең сум түләдек, Аллаһ кабул итсен. Мәчетләргә йөреп махсус өйрәтүләр уздык, китаплар укыдык. Әзерлек кирәк, әзерләнмичә генә хаҗга барып булмый. Изге сәфәр турында язылган Фәүзия Бәйромаваның да китабын берничә тапкыр укып чыктым. Ходай кушса, үземнең дә журналист буларак хаҗ сәфәрен язарга ниятем бар. Азатлык радиосы өчен дә язма әзерләргә уйлыйм.

Иң мөһиме, Аллаһ кабул итәрлек итеп хаҗ гамәлләрен үтәп, исән-сау кайтырга насыйп булсын", ди Сания Мирхалиева. Аның фикеренчә, Хаҗга барырга зур теләк һәм ният кенә кирәк, изге ният белән башкарып чыгарга була, бәя дә, башка сәбәп тә киртә була алмый. Алар Согуд Гарәбстанында 22 көн тирәсе булачаклар. Туганнары белдергәнчә, татарстанлылар әйбәт кенә Җиддәгә барып җитеп, дүшәмбе Мәккәдә булулары мәгълүм. Кунакханәләрдәге Wi-Fi-ны кулланып яшь хаҗилар якыннарына хәл-әһвәлләре турында хәбәр язып тора.

XS
SM
MD
LG