Җырчы Лилия Муллагалиева 27-28 сентябрьдә иҗатын яратучыларны Казанның филармония залына җыйды. "Супер концерт" дип аталган тамашада башка милләт җыр-биюләре күрсәтелеп, бердәм, дус булып яшәргә кирәклеге әйтелде.
Әлеге концерт Лилия Муллагалиеваның туган көненә багышланга иде. Тамашада якташлары – актанышлылар, иҗатташ дуслары, укытучысы Венера Ганиева, сәхнәгә беренче алып менүче җырчы Асаф Вәлиев, якын дуслары Айгөл Бариева, Азат Фазлыев, 400дән артык тамашачы катнашты.
Җырчының концертында төрле телләрдәге җыр-биюләр яңгырады, шул рәвешле ул Татарстандагы милләтләр дуслыгын сәхнәдән күрсәтергә тырышты.
Лилия Муллагалиева тамашада 52 яшьтә вафат булган танылган баянчы, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Вәлиевны да искә алып үтте.
Фотогалерея:
Җырчы Лилия Муллагалиева 27-28 сентябрьдә иҗатын яратучыларны Казанның филармония залына җыйды. "Супер концерт" дип аталган тамаша аның туган көненә багышланган иде. Кичәдә якташлары – актанышлылар, иҗатташ дуслары, 400дән артык тамашачы катнашты. Җырчының концертында төрле телләрдә җыр-биюләр яңгырады, шул рәвешле ул Татарстандагы милләтләр дуслыгын сәхнәдән күрсәтергә тырышты.
фикерләр (1)
күбрәк фикер