Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ана капиталы да "крымнаш"ка китә ала


Ана капиталы бердән күбрәк бала тапкан яки тәрбиягә алган гаиләләргә бирелә.
Ана капиталы бердән күбрәк бала тапкан яки тәрбиягә алган гаиләләргә бирелә.

Русиянең икътисад үсеше министрлыгы казнадагы 300 миллиард сумны саклап калу өчен ана капиталын түләүне туктатырга чакыра.

Русиянең икътисад үсеше министрлыгы ана капиталын түләү балалар санын арттырмый дип саный һәм аны түләүне туктатырга чакырды. Шул юл белән алар казнадагы 300 миллиард сумны саклап калмакчы икән.

“Минем үземә капитал әләкмәде, аны керткәндә балама алты ай иде инде. Ләкин ул бик күп дусларыма-танышларыма эләкте һәм кирәккә ярап куйды, барысы да диярлек фатирларын зурайттылар, кемдер олы баласын вузда укыту өчен тотты ул акчаны. Халыкка чыннан да файдалы булырлык әйбәт проект иде ул”, дип яза Facebookта журналист, маркетинг белгече Алсу Исмәгыйлева.

Әлеге акчаларны белем бирүгә, ипотека капларга яки инде киләчәк пенсия өчен кулланырга мөмкин. Быел аның күләме 429 мең сум. Ул бердән дә күбрәк бала тапкан яки тәрбиягә алган гаиләләргә бирелә.

Озак еллар Чаллы хакиме урынбасары булып эшләгән Хәйдәр Галәветдинов Азатлыкка ана капиталы башлангычы беренче мәлне дөрес булып тоелса, аннан уңышсыз ягы күренде дип әйткән иде.

“Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә һәр туган балага 250 мең доллар салына”, диде ул.

Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев Русиядә бер балага бирелә торган әлеге акчаны күпсенүчеләр белән килешмәве турында белдерерде. Аның сүзчесе Наталья Тимакова әйтүенчә, премьер-министр бу програмны кыскартуны кирәксез һәм вакытсыз дип саный. Әмма шул игътибарны җәлеп итә - Медведевның бу белдерүе аның үзеннән түгел, ә матбугат вәкиленнән килде, һәм анда "вакытсыз" дигән сүз дә бик кызык. Ягъни бүген вакытсыз, ә иртәгә инде вакытлы да була ала.

Вице-премьер Ольга Голодец әлеге капиталга акчаларның 2017 елга кадәр казнада каралганын әйтте.

Русиянең элекке министры Алексей Кудрин Русиягә чикләүләр кертелү сәбәпле, социаль чыгымнарны кыскартуларга барырга туры киләчәге турында элегрәк инде кисәткән иде. Халык моны әкренләп үз җилкәсендә инде сизә дә башлады.

"Шул арада бензин 32.80 сумга күренгәли. Балалар бакчасына түләүне ачык текст белән яңа елдан бер меңгә артык булачак диеп кайтардылар һәм һәр баладан кирәк-яракка дип ике мең сум җыйдылар" дип яза Facebookта Илдар Мөбәрәкшин.

XS
SM
MD
LG