Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Миңнеханов сәфәреннән соң хаҗ кылучы түрәләр артырга мөмкин"


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов (у) һәм Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин хаҗда.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов (у) һәм Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин хаҗда.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов артыннан башка түрәләр дә хаҗга барырга мөмкин, ди белгечләр.

Һәр чорның, һәр зур түрәнең үз гадәте. Гадәттә аның кулы астындагылар ихластан, йә булмаса ярарга тырышып аның гадәтен кабатлый, аңа охшарга тырыша. Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев заманнарында республикада нәселле атларга мөкиббәннәр, чабышларны үз итүчеләр артты. Элекке президентка охшарга тырышып ел саен Карлы Варыга сихәтләнергә йөрүче түрә-кара да хәйран булды.

Машинада узышырга, сәфәрләр, социаль челтәрләрдә аралашуны яраткан Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнехановның соңгы гамәле – ул хаҗ кылды. Аның бу сәфәре башка түрәләргә үрнәк булырмы? Миңнеханов артыннан Мәккәгә баручылар артырмы?

Галим Дамир Исхаков фикеренчә, президент хаҗыннан соң Татарстаннан анда баручы түрәләр артачак, инде күпчелеге олыгаеп бара торган элитага бу бер этәргеч булачак.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

"Татар элитасы арасында хаҗга баручылар шактый, йөриләр. Дөрес, бөтен кеше дә бармады. Шәймиевнең барып кайтуы турында ишеткәнебез юк әлегә. Барып кайтса да ярар иде. Хаҗга бару, минемчә, һәр кешенең дә эчке халәтеннән тора.

Бәлки, Миңнехановның күңелендә үзен башкачарак тотарга кирәк дигән халәт тә бардыр. Аның даими рәвештә мәчетләргә килүе, дини бәйрәмнәрдә катнашуы – ул бу яктан Шәймиевтән аерыла. Шәймиев атеистик тәрбия алып, бәлки, бөтенләй аннан аерыла алмагандыр. Миңнехановның тәрбиясе башкачарак булырга мөмкин.

Миңнехановның хаҗ сәфәренең сәяси ягын да күздән ычкындырмыйм. Русиягә чикләүләр кертелгәч, финанас мөмкинлекләре бик кысылды. Татарстанда да хәлләр шулай ук әйбәт түгел. Бу Миңнехановка үзен чын мөселман итеп күрсәтеп, мөселман илләре белән эшләп, алардан финанс ресурслары алу өчен дә кирәктер. Бу ягын да инкяр итеп булмый. Шулай да хаҗга баруны тулысынча сәяси адым дип күрсәтмәс идем, монда табигый, эчтән килгән мөселманлыгы да бардыр дип уйлыйм. Үз-үзен ничек тотуына караганда һәрхәлдә моңа өмет бар.

Татарстандагы җитәкчеләр шулай ук картая. Алар үзләренең сәяси тормышларын яшьрәк вакытта башлаган иде. Картая барган саен мәңгелек турында да уйланалар, шуңа күрә аның табигый ягы да бар. Миңнеханов кушкан өчен генә түгел, ә картайганнан соң мәңгелек, үлем турында уйланулардан да хаҗга теләк туарга мөмкин. Башлыкларның һәм күп кенә элита вәкилләренең яшьлеге үтеп бара. Мин хаҗга бару Миңнеханов кушмаса да, үзеннән-үзе керер дип уйлыйм.

Минемчә, хаҗга барып кайту һәм аннан соң уйланулар безнең элитаның башын бераз башка юнәлешкә борырга мөмкин. Бөтенесен дә түгел, бер өлешен. Болар һичшиксез уңай якка да тәэсир ясарга мөмкин, бу формаль гамәл түгел. Әгәр кеше чынлап уйланса, үзенә күрә бер чикне үтү булып тора. Мин, мисал өчен, үзем хаҗга бармадым һәм хаҗга барырга да әзер түгелмен. Кеше әгәр дә мода өчен генә түгел, ә бераз уйлап хаҗга бара икән, ул ниндидер бер чикне үтә һәм шуннан соң үзен яңачарак күзаллый башлый дип уйлыйм мин", ди Исхаков.

Фәрит Мифтахов
Фәрит Мифтахов

Татарстан Дәүләт шурасының элекке депутаты, эшмәкәр Фәрит Мифтахов 2006 елда хаҗ кыла, аннан соң ике мәртәбә гомрә хаҗда була. Ул президентның бу гамәленә Татарстан халкының шатланганлыгын һәм түрә-кара арасында аны кабатлаучылар артачагын белдерә.

"Русия күләмендә алсак, Татарстанда һәм шулай ук башка төбәкләрдәге беренче кешеләр, әйтик, Ельцин вакытында үзенә күрә бер мода булды. Путин спорт белән шөгыльләнгәнгә халык спортка тартыла башлады. Хәзер Рөстәм Миңнехановның хаҗда булуы зур үрнәк дип уйлыйм. Аның бу гамәле дәүләт эшендәге башка кешеләргә дә яхшы этәргеч булыр. Кемдер оялгандыр, әле кемдер барырга өлгермәгән булгандыр. Президент баргач мөселманнарга үзләренең бурычларын үтәргә мөмкинлекләр арта. Эш бит акчада гына, күңелнең өлгерүендә генә түгел, әле аның сәяси ягы да бар. Хаҗ сәфәре киләчәктә элита арасына кереп китсә, ул бик яхшы эш булыр иде", ди Мифтахов.

Мифтахов фикеренчә, түрә-кара күбрәк хаҗга йөри башласа халыкның социаль хәле яхшыруга да этәргеч бирер иде.

"Мөселманмы, әллә башка дин кешесеме, ул хәләл белән хәрәмне аерырга тиеш. Хәрәмнән ераграк торып, хәләл һәм кирәкле эшләр белән генә яшәү файдага булачак. Кешенең кергән кереме дә хәләл булса, бәрәкте булыр, аның киләчәге булыр. Иң мөһиме, менә шушы мәгънәне аңлау кирәк. Хәләл-хәрәм төшенчәсе әлегә кирәкмәгән эшләрне кылмау, дуңгыз ите һәм аракы мәсьәләсендә генә карала, ә икътисади эштә дә, шул ук финанс яктан да рөхсәт ителгән генә эшләр белән шөгыльләнсәләр, ул һичшиксез үзенә дә, гаиләсенә дә, халкына да, икътисади яктан Татарстанга да хәерле эшләргә генә бер зур адым була", ди Мифтахов.

XS
SM
MD
LG